“Гөргөри кияүләре” Төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

20-19Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәре татар мәдәният үзәгенең халык театры артистлары 16-20 май көннәрендә Төмән өлкәсенең Яркәү, Тубыл, Вагай, Ялутор, Төмән районнарындагы авыллар һәм Тубыл, Төмән шәһәрләрендә күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” комедиясен һәм “Гаиләм – бәхет бишегем” дип аталган шаян шоу куеп киттеләр. Төмәнлеләргә мондый зур бүләкне Бөтендөнья татар Конгрессы ясады. Үткән елның декабрь аенда Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә 18 нче “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсында җиңүчеләрне барлаганда Бөгелмә татар мәдәният үзәгенең халык театры әлеге спектакле белән Гран-при – 1 миллион сум акчага лаек булып, үзләренә уңайлы вакытта Төмән өлкәсенә гастрольләргә китәргә йөкләмә алганнар иде.

Вакытны озакка сузмыйча, алар “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов оештыруында Төмән өлкәсе татарларын үзләренең иҗатлары белән якыннан таныштырып киттеләр.20-20 19 май көнне алар Төмән тамашачысын шәһәрнең татар мәдәният үзәгенә җыйдылар. Кызганычка каршы, килүчеләр саны аз булды. Әмма бу хәл артистларның кәефләрен бер дә төшермәде. Алар үз вазифаларына зур җаваплылык белән карап, рольләрен бөтен тырышлыкларын куеп башкардылар. Халык спектакльне бик яратып кабул итте, кызыклы урыннарда тартынмыйча, чын күңелдән көлеп, алкышларга күмделәр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума