Өлкәбездәге горурланырлык гаиләләр

последние и лучшие новости искусства в мире

20-11“Гаилә көне” уңаеннан 16 мартта Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор 16 күп балалы әнине һәм 13 күп балалы әтине “Ана даны” һәм “Ата фидакарьлеге” медальләре белән бүләкләде.

Соңгы 10 елда өлкәдә балалы гаиләләр 50 процентка арткан, аларның 93 меңе – яшь гаиләләр. Күп балалы гаиләләр саны да 3 тапкырга югары: 20 меңе – 3 бала, 4 меңе – 4 бала, 1,7 меңе 5 һәм аннан да күп бала тәрбиялиләр. 2006 елда Төмән өлкәсендә 5 һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм лаеклы тәрбияләгән иң яхшы аналарга ярдәм күрсәтү өчен хатын-кызларга җәмәгатьчелек танылуын һәм хөрмәтне символлаштыручы «Ана даны» медале булдырыла. Шул вакыттан бирле 357 күп балалы ана әлеге медаль белән бүләкләнә.

Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев инициативасы белән 2014 елда «Ата фидакарьлеге» медале гамәлгә куелды. Аны 65 әти кабул иткән.

Ә 2014 елда Вагай районында яшәүче Абдуллиннар гаиләсенә илебез Президенты Владимир Путин “Ата-ана даны” орденын тапшыра.

Быел губернатор бүләкләгәннәр арасында да Вагай районыннан 5 бала үстергән Гөлнур һәм Әмир Айтбаевлар, Алсу Гуламалиева, Тубыл районыннан Сәлимә һәм Роберт Рәхимовлар, Төмән шәһәреннән 6 бала тәрбияләүче Зифа Ахиярова бар. Алар милләтебезнең асыл затлары, горурланырлык гаиләләре.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума