Материалы

Моңсу хатирәләр тулы очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1Тубыл шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе 15 нче мәктәп белән бердәмлектә Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышлап Коръән ашы үткәрде. Фәннүр хәзрәт Казыймов яу кырларыннан кайтмый калган якташлар, туган якларына, гаиләләренә кайтып мәрхүм булган сугыш ветераннарының якты истәлегенә, аларның рухларына багышлап Коръән сүрәләрен укыды. Табын тирәсендә яулыкларын бөркәнеп утырган әбиләрнең, түбәтәйле бабайларның күзләре сагышлы, уйлары үткән, әтисез үскән, ятимлекне күргән балачак елларына алып барды. Сагышлы, утлы елларда туган буын вәкилләре – ветеран укытучыларны, язмышларын укытучы хезмәте белән бәйләгән тыл ветераннарын, сугыш чорында туган якташларын автономия рәисе Сәет Хисмәтуллин Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен юллады.

Автономия рәисе урынбасары Нурилә Шамратова: ”Кызганычка, ветераннарыбызның саны елдан-ел азая. Бүгенге Коръән ашына тыл ветераннарының күпчелеге килә алмады. Сезгә килүегезгә рәхмәтлебез. Арабызда тыл ветераннары, ветеран укытучылар - Асия апа Шәипова, Зәкинә апа Абайдуллина, сугыш чорында туган, әтиләрен күрмәгән, бер генә мәртәбә “әти” дип әйтә алмаган кешеләр, ятим үскән, авырлыкларга бирешмәгән Сөнгатулла абый белән Заһидә апа Бекениннар, Гөлҗиһан апа Закирова һәм башка кунаклар да бар. Укытучы хезмәтенә гомерләрен багышлаган, авыр елларда эшләгән кунакларга сәламәтлек, озын гомер телибез”, - диде. Фәннүр хәзрәт һәм кунаклар дога кылганнан соң, милли ризыклар белән тулы табын артында мәрхүм ветераннарны, күп еллар мәктәп директоры вазифасын башкарган сугыш ветераны, орден-медальләр белән бүләкләнгән Камал абый Моратовны, сугышта булган укучы, укытучыларны искә алдылар. Коръән ашыннан соң хөрмәтле кунаклар игътибарына 15 нче мәктәпнең талантлы укучылары көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. Тубыл шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе Коръән ашларын үткәрүне традициягә кертте. Кичәдә кунаклар моңсу хатирәләре белән уртаклашып, аралашып, илгә тынычлык теләделәр. Үз күзләре белән ачлык-ялангачлыкны күргән, уртак язмышлы кадерле кунакларга мәктәп укучылары да җылы теләкләрен юллап, җырлар башкардылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума