#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменцы просят поисковиков найти родственников, погибших в Великой Отечественной войне. Ел саен Төмән өлкә эзләнү үзәгенә 200гә якын кеше мөрәҗәгать итә. Эзләнү хәрбинең язмышын сорап карта төзүдән башлана. Иң мөһим информация – фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, хәрби хезмәткәчә яшәгән урыны һәм башкасы. 1941-1942 елларда югалучыларны эзләү иң авыры, чөнки ул заманнарда төгәл исәп системасы булмаган. Мәсәлән, шундый очраклар булган: хәрбиләр фронтка җитми бербөтен эшелон белән югалганнар. Хәбәрсез югалучыны табу өчен дәүләт бүләкләре, сугыштан җибәргән хатлары ярдәм итә. Төмән эзләнү үзәгенең адресы: Төмән шәһәре, Геологоразведчиклар урамы, 6”а” йорт, 201 кабинет. Телефоны: 20-45-52.

* * *

Торгово-экономические связи Тюменской области и Китая развиваются, заявил Моор. Дүртенче Халыкара ЭКСПО Ефәк юлы кысасында Кытай Халык Республикасында Сианада узган экономик хезмәттәшлек форумында “2018 елда 2017 ел белән чагыштырганда Төмән өлкәсенең Кытайга продукция тәэмин итүе 30%ка үскән”, - дип сөйләде губернатор А.Моор. Төмән өлкәсе белән Кытайның 2018 елда тышкы сәүдә әйләнеше 180 миллион АКШ долларын тәшкил итте. Регион хөкүмәте бизнесны кертүдә инвестицион климат һәм комфортлы шартлар тудыруга зур игътибар бирә.

* * *

В четырех муниципалитетах Тюменского района идет ремонт дорог. Боровский, Каскара, Червишево һәм Московский муниципаль оешмаларда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проекты кысасында юлларны ремонтлау башланды. Районда барлыгы 179 урамны төзекләү көтелә. 22 муниципаль оешмада 94 чакрым юл ремонтланачак. Шулай ук 11 муниципаль оешмада 65 чакрым тротуар салыначак. Бүгенге көндә районда 677 чакрым юл норматив хәлгә китерелгән.

* * *

Тюменцы отправятся на Национальный чемпионат “Молодые профессионалы”. Россиядә һөнәри осталык буенча иң зур масштаблы шушы конкурс 20-24 май көннәрендә Казанда узачак. 93 компетенциядә 1500дән артык кеше катнашачак. Безнең регионны 17 компетенциядә 21 кеше яклаячак. Алар мондый: “Ветеринарлык”, “Кирпеч салу”, “Кондитер эше”, “Медицина һәм социаль карау”, “Балта остасы эше”, “Мебель җитештерү” һәм башкасы.

* * *

Тюменские онкологи с осмотрами уже побывали на 14 предприятиях региона. Алар барлыгы 2705 кешене карадылар, шуларның 125ен яман шешкә шикләнеп өстәмә тикшеренүгә җибәрделәр. 342 кешедә шеш алды билгесе авыруын таптылар. “Сәламәт булуыңа ышан!” проектын “Төмән өлкәсе онкологлар һәм радиотерапевтлар ассоциациясе” региональ иҗтимагый оешмасы уздырды.

* * *

“В победной” легкоатлетической эстафете приняли участие почти 900 тюменцев.Төмәнлеләр 74 нче тапкыр 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышын Җиңүгә багышлап шәһәрнең үзәк урамнары буенча узышу үткәрделәр. Стартка студентлар, укучылар, спорт клублары әгъзалары, оешмалар вәкилләре, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар һәм башкалар бастылар. 3950 метрга сузылган 12 этапны 74 команда “буйсындырды”. 22 нче мәктәп, “СибСтар-1” спорт клубы, “НЕГЕ-2” сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар оешмасы алтын медаль яуладылар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836