Яңача Җиңү бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1Россиядә 9 май бәйрәме, пандемия сәбәпле, быел бөтенләй башкача үтте. Гадәттәге митинг, парадлар, урам буйлап “Үлемсез полк” рәтләрендә атлаулар интернетка күчтеләр. Әлбәттә, оештыручылар бәйрәм рухын мөмкин кадәр күбрәк халык тойсын өчен бар көчләрен куярга тырыштылар. Бер атна алдан ил, өлкә күләмендәге төрле проектлар тормышка аша башладылар: онлайн рәвештә сугыш темасына җырлар, шигырьләр, рәсем конкурслары, флешмоблар, челленджлар оештырылды. Аннары тәрәзәләрдә Бөек Җиңүгә кагылышлы рәсемнәр, бизәкләр, ветераннарның портретлары барлыкка килделәр һәм алар “Җиңү тәрәзәләре” проектын башлап җибәрделәр.

Тагын да “Георгий тасмасы”, “Россия флагы”, “Хәтер бакчасы”, “Геройны хәтерлибез”, “Хәтер тактасы”, “Җиңү хаты” кебек акцияләр башланып киттеләр. Ә инде “Үлемсез полк” онлайн акциясендә 3 миллионга якын кеше катнашкан.

9 май көнне вирустан саклану чаралары күргән хакимият җитәкчеләре генә мәңгелек ут, һәйкәлләр янына чәчәкләр салдылар, ветераннарны тәбрикләделәр. Төмән районының Индрәй авылында да Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чаралар сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салудан башланды.

Анда авыл хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин, Дума җитәкчесе Рөстәм Арипов, районның физкультура һәм спорт эшләре үзәге директоры Андрей Квинт, Индрәй урта мәктәбе директоры Рәүфә Алеева, волонтер Хөршидә Корманова катнаштылар. Тыл ветераннарын һәм авыл халкын җылы тәбрикләүдән соң, мәктәп бакчасында агач утырттылар.

– Хакимият территориясендә 7 тыл ветераны яши, - дип сөйләде хакимият башлыгы урынбасары Лия Вәлишина. - Кичә аларга бәйрәм белән тәбрикләү хатлары таратып чыккан идек. Бүген хакимият башлыгы белән “Тюменьнеруд” оешмасы һәм Төмән өлкә Думасы депутаты Фоат Сәйфетдинов тәкъдим иткән бүләкләрне тапшырдык, котладык. Кичен фейерверк күркәм авылыбызда тагын да бәйрәм булганын искәртте.

“Родонит” мәдәният һәм ял үзәгенең Индрәй авылы клубы хезмәткәрләре, анда төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр алдан ук сугыш темасына җырлар яздырдылар: Ихсановлар гаиләсе, гитарачылар, гармунчылар ансамбльләре, кызлар триосы һ.б.; биюне (Алсу Яхина башкара) видеога төшерделәр. Флаглар урнаштыруны, “Җиңү утлары” акциясен һәм бер минутлык тынлыкны оештырдылар. Алар барысы да үзәкнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә яктыртылып бардылар. Клубтан көне буе хәрби һәм патриотик җырлар, тәбрикләүләр яңгырады”, - дип хәбәр итте үзәкнең мәдәни оештыручысы Руфина Бухарина.

Ил яңа алымнар белән яшәү серләренә төшенә. Бөтен кеше өйләренә бикләнеп тә, һәр гаиләнең йөрәк ярасы булып истә калган Ватан сугышында Җиңүне лаеклы каршы алдык дип әйтәсе килә. Явыз чирне җиңеп, Җиңүнең 75 еллык юбилеен икеләтә яхшырак бәйрәм итәрбез дип ышанабыз.

Кичен авылны балкыткан фейерверк утлары башка еллардан уңышлырак та булды әле.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума