Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң мөһим вакыйгага Ялутор районының Яңа Атьял авылында инде күптән әзерлек эшләре башланды. Иң элек һәйкәл тирәсе җыештырылды, һәйкәл тәртипкә китерелде, мәктәп, балалар бакчасы бәйрәмчә бизәлде, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм хезмәт фронтында катнашучыларга видео-котлаулар әзерләнде. Өлкәннәр һәм балалар, мәктәп укучылары бәйрәм уңаеннан үткәрелгән акцияләрдә катнаштылар.
Яңа Атьял авылында яшәүче Нәһим абый Исхаков һәрвакыт булышырга әзер: әле чүп-чарны түгәргә тракторын да китереп куя, һәйкәлне дә төзекләндерә, Шамил Насыйров та беркайчан да ярдәмнән баш тартмый, тарих һәм чит тел укытучысы – Рәфкать Нәһим улы, мәктәп директоры Фәридә Исхакова, шулай ук балалар бакчасы һәм мәктәп хезмәткәрләре иң активлар булдылар.
Атьял авылыннан фронтка 150 кеше киткән, шуның 93е кире әйләнеп кайтмаган. Хәзерге вакытта бер генә сугыш ветераны да юк.
9 май көнне тыл ветераннарын өй каршыларында бәйрәм белән котладылар, бүләкләр бирделәр. Урам буйлап флаглар белән бизәлгән машинада җырлар җырлап уздылар. Сугыш афәтләрен кичергән, Җиңүне якынайтырга булышкан туганнарының портретларын тотып күп гаиләләр капка алларында “Җиңү көне” һәм башка җырларны башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
Зифа СӘИТОВА, Ялутор районы, Яңа Атьял авылы.