Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

последние и лучшие новости искусства в мире

20-17Чикләнгән чаралар аркасында быел тантана үзенчәлекле үтсә дә, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады. Бу көнне Мәңгелек ут янында шәһәр башлыгы Максим Афанасьев җитәкчелегендә чәчәкләр куелды, Бөек Ватан сугышында вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Кадерле сугыш һәм тыл ветераннарына ихтирам күрсәтеп, рәхмәтләр белдереп тубыллылар балконнардан “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар, тантаналы концертларда, онлайн трансляцияләрдә яшьләрнең катнашулары бәйрәм рухын күтәрде. Быел шәһәрнең төрле урам һәм микрорайоннарыннан Җиңү салютын да һәркем күрә алды.

“Синтез” сәнгать һәм мәдәният үзәге, себер-татар мәдәният үзәге артистлары 10, 8, 6, 4 нче микрорайоннарында, Луговая урамында, Сумкино поселогында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлап һәм ихлас теләкләр теләп сугыш елларындагы популяр җырларны башкардылар. Алинә Гыйззәтулина - сугыш ветераны, әтисенең бабасы Гатаулла Хисмәтулла улы Гыйзәтуллинның портреты белән онлайн-трансляциядә катнашучы кыз. Төмән индустриаль институты студенты: ”Безгә тыныч тормыш бүләк иткән сугыш ветераннары алдында баш иябез. Минем бабаем күптән вафат булса да, ул безнең хәтердә, бүген дә аны сагынып искә алабыз. Ветераннарыбызның батырлыклары белән горурланабыз”, - ди.

Вилдан Зәгыйдуллин Н.Лицман исемендәге гимназиядә 9 нчы сыйныфта укый. Аның бабасы Хәким Әхмәт улы Зәгыйдуллин 1941 елны Бөек Ватан сугышына китә. Артиллерия расчет командиры Рейхстагны алу сугышларында катнаша, өч мәртәбә яралана. ”370 Бранденбургның укчы дивизиясе” ветераны “Германияне җиңгән өчен“ һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар Тубыл шәһәрендә оешкан төстә, халкыбызны берләштереп, патриотлык рухта узды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума