Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

20-18Төмән районы, Шыкча хакимияте башлыгы Рәис Әминов, аның урынбасары Гөлфия Әхмәтҗанова, Шыкча хакимияте Думасы рәисе Гүзәлия Муллачанова, «Удача» җәмгыяте директоры Олег Подряднов, «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантанада катнаштылар.

Һәлак булган сугышчы һәйкәленә һәм Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренә утыртылган таш янына чәчәкләр салдылар.

Алар шулай ук «Җиңү бакчасы» Бөтенроссия акциясенә дә кушылып, үсентеләр утырттылар.

Россия Федерациясе гимны яңгыраганнан соң, тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаган Ватанны саклаучыларны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.

Бәйрәм чарасы барышында барлык кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлде, катнашучылар саны минималь булды.

Чаралар хакимиятнең Криводан, Явызбы һәм Талмы авылларында да үттеләр.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума