#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Режим повышенной готовности в Тюменской области продлен до 31 мая. Моның турында регион башлыгы Александр Моор игълан итте. Төмән өлкәсендә коронавирус йоктыруның көн саен яңа очраклары ачыклана. “Мондый шартлардан чыгып, мин югары әзерлек режимын 31 майга кадәр озайту турында 120–п санлы карарга үзгәрешләр керттем”, – диде А. Моор. Губернатор әйтүенчә, барлык чикләү чаралары гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге турында кайгырту белән бәйле. 2020 елның 31 маена кадәр адреслы социаль ярдәм күрсәтү срогын озайтырга йөкләмә бирелде (2 мең сум хроник авырулары булган, 65 яшьтән өлкән гражданнарга).

* * *

В Тюменской области объявлена чрезвычайная пожарная опасность. 12-13 майда Төмән өлкәсенең көньягында урманнар януның бишенче классы билгеләнде. Белгечләрне мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар үткәрергә, урманнарны патрульләү буенча эшне көчәйтергә, гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен хезмәткәрләрнең әзерлеген тәэмин итәргә чакырдылар. Бер ай вакыт эчендә янгын сүндерүчеләр үлән яну буенча 400 тапкыр янгын сүндерделәр, 400 гектар урман юкка чыкты. Төмән регионында губернатор Александр Моор күрсәтмәсе буенча янгынга каршы махсус режим кертелде. Гражданнарга урманга бару, бакча участокларында, авыл хуҗалыгы җирләрендә ут ягу тыела.

* * *

Тюменские сельхозпредприятия активно ведут посевную. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре 100 меңнән артык гектарга якын бөртекле культураларны чәчкән. “Быел язгы кыр эшләре өлкәдә гадәттәгедән җиде көнгә иртәрәк башланды. Майның беренче көннәрендә урнашкан җылы һава торышы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшен активлаштырды. Чәчү планы 12 %ка үтәлгән. 2019 елда бу датага чәчү темплары 3% ка якын тәшкил иткән. Хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларын кулланырга һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк”, – диде губернатор урынбасары Владимир Чейметов.

* * *

Более 50 тысяч строителей возводят здания в Тюменской области. Барлык социаль инфраструктура объектларында эшләр башланды. Өлкәдә көн саен коронавирус йогышы таралуны кисәтү сәбәпле мәҗбүри санитар чараларны үтәү буенча төзелеш мәйданчыклары тикшерелә. Бүгенге көндә эшләүче предприятиеләрнең Бердәм реестрына 1500 дән артык төзелеш оешмасы кертелгән. Эшләргә мөмкинлек алган хезмәткәрләрнең гомуми саны 50 меңнән артык кеше тәшкил иткән.

* * *

Новый сорт картофеля появится на полях агрофирмы “КриММ”. “Терра” бәрәңгесенең яңа Россия конкурентлыкка сәләтле сортын “КриММ” агрофирмасы патентлады. Сорт дәүләт сынавын 2018 елдан бирле уза. “Терра” супериртә сортларга карый. Беренче уңышны июль урталарында җыеп алырга була. Утыртылганнан соң 60 көн узгач, гектардан 20-25 тонна алырга мөмкин. Сортның потенциаль уңышы – гектардан 55 тоннага кадәр. Ул эсселеккә һәм корылыкка югары тотрыклы, авыруларга каршы яхшы тора.

* * *

Тюменские больницы получают благотворительные поставки специализированного питания для тяжелых больных. “Нуризон” җитди инфекция кичергән авыр авырулар өчен өстәмә яки төп туклану сыйфатында кулланыла торган балансланган составлы махсус туклыклы катнашма. “Данон-Россия” компаниясе хәйрия булып тора. 1нче өлкә клиник, инфекция клиник шифаханәләренә 500 һәм 450 литр “ Нуризон” озатылды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836