Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында мәчет эшләнеп бетеп, ачылу тантанасына кадәр аның тирәсенә мәңге яшеллектә, ылысларын һичкайчан салмаучы чыршы агачлары утыртырга булдылар. Моны башкаручылар – трактор белән Зөбәрҗәт Әхтәриев, Әскәр Ногманов һәм Сәлим Умбитов Убадан (урман исеме) яшь үсентеләрен алып кайттылар. Алар китергәнче без өчәү - Әлфия Әхтәриева, Кайнәт Хәбибуллина һәм мин агачларны утыртыр өчен чокырлар казып һәрбер ояга 4-5 чиләк су салып, сеңдереп әзерләп куйдык.
Суны Гомәр Самарханов мичкәләрдә китерде. Утырткан агачларга 20 еллап вакыт үтте, алар зурайдылар, һаман ямь-яшел булып мәчеткә һәм авылга ямь биреп утыралар. Мәчетебез авыл уртасында утыра. Еллар уза, адәм баласы мәңгегә килми, Ходай күпме биргән, шуны яши. Исән чагында эшләгән изгелекләр онытылмыйлар. Оештыручылардан өчебез генә исән – Дәүләт Хәбибуллин, Гомәр Самарханов һәм мин. Вафат булганнарның авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын, эшләгән изгелекләре үзләренә догалар булып барсын.
Динара ХӘБИБУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.