#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Онытылмас шәхес

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1Һәр ел саен апрель, май айлары дәртләндереп кенә калмый, уйландыра, сагындыра да. Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Менә шулай милләтебезнең онытылмас шәхесләре дә бездән ерагая баралар. Сүзем “Яңарыш”ыбызга нигез салучы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов, аның таланты, үз татары өчен күрсәткән эшләре, кешелеклелеге, киң күңеле, чын дус булуы һәм башка уңай сыйфатлары турында.

Тубыл пединститутын бер арада тәмамлап, озак еллар төбәкләрдә эшләп, мин Икенче Вагайдан Тубыл районына, үземнең туган якларыма күчеп килгәннән соң, безнең гаиләләр арасында аралашу башланды, һәм бу дуслык аның кыска гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Төмән-Тубыл арасын таптаганда, Маслау авылы зур тукталыш иде. Мин Азаттан өч яшькә якын өлкәнрәк булгангадыр, шәхси тормыш юлында да ул минем белән һәрвакыт киңәшләшергә, эч серләрен, шатлык-борчуларын түгәргә бер дә тартынмады. Дөресен әйтим, Азат миннән мактаулар гына түгел, байтак шелтәләр дә алган дустым булды. Андый очракларда да, әзрәк йөзе борчылса да, ул ачуланмады, элемтәне өзмәде, киресенчә, эч серләрен бушатты. Без фәрештәләр түгел, гомер кичергәндә абынулар, хаталар да булмый калмый. Барысы турында сөйләп булмый. Без, татарлар, тыйнак халык, күбрәк көчебезне эшкә, халыкка биреп гомер кичердек.

Азатның иң яраткан кешеләре – әнисе Җамал апа, аннан соң Рәүфәсе фанидан китеп барган елларда да, аңа җиңел булмады, ләкин көчле рухлы кеше буларак, Азат сынмады. Аңа үз баласы кебек “Яңарыш”ы һәм өч баласы, дуслары яшәргә көч–дәрт бирделәр.

Тормыш юлында бәхетле кеше буларак, үзен яраткан һәм ул яраткан Алсуны очратты. Билгеле, кемгә өйләнергә уйлаганын, мин, дусты буларак, белергә тиеш бит. “Мин себер кызларын яратам бит”, - дип Алсуны безгә алып та килде. Бер күрүдә кешелекле, сабыр, акыллы, тыйнак кызны үз күрдем, яраттым. Киңәшем: ”Күрәм, Азат, яратасың, башка ягы мөһим түгел”, - дидем.

Гаилә дустыбыз буларак, мәрхүм Рифхәтем белән аларның ярдәмен, файдасын күп күрдек. Үзенең җиһазларын, китапларын алып килеп, безне бал кортларын үрчетергә өйрәтте. ”Бал кортлары сездәй кешеләрне яраталар, менә күрерсез”, - диде. Чынлап та, күп еллар кыргый авылда бал үрчетеп, рәхәтен күреп яшәдек. Ишек алдында алмагачлар күп, ә ашарга алманы Азаттан, Төмәннән ташыдык. Аның тәкъдиме белән, бер генә булса да, алма агачы пәйда булды. Җимешләреннән әле дә, шөкер, рәхәтләнәбез.

Газетага мәкаләләр яза-яза, телебезне дә чарлый төштек. Менә шулай Казан татарларыннан кыргыйлыкны шомартырга өйрәндек. Шуның өчен бернинди бүленүләр булмаса, күпкә хәерлерәк булыр иде. Татар булгач, барыбыз да әдәби татар телен белергә тиеш. Моңа кадәр беркемнең дә берәүне дә үз үзенчәлекләре белән сөйләшергә тыю булмады һәм аңлаша алу югалмады. Азатка вакыт-вакыт аяк чалган, канәгатьсезлек белдергәннәр дә булмый тормады. Шул чакларда: ”Син кояш түгел, бар нәрсәне йөрәгеңә якын алма, сакла үзеңне. Таш белән атканнарга аш белән ат” һәм башка киңәшләр биреп, тынычландырып озатып кала идем. Бәхетле, шатлыклы мизгелләре барыбер күбрәк булды. Ул француз оныгы белән сөйләшә алмыйча бер-берләрен яратулары, Наиле тугач шатланулары...

Соңгы сүзем итеп менә нәрсә әйтәсем килә: милләтебезнең йөзек кашларын мәңгеләштерү, алар турында киләчәк буынга тапшыру өчен бердәнбер чара - музей булдыру дип уйлыйм. ”Яңарыш”-Азат - алар синонимнар. Димәк, ул музей “Яңарыш”ка дан дигән сүз, аның киләчәк 35 еллыгына аннан да зур бүләк булмас иде. Хәзердән үк кулга-кул тотынып, татар җанлы шәхесләргә таянып, төрле мөселман оешмаларыбыз белән киңәшләшеп, эшне башлап җибәрүчесе генә булсын. Ярдәм кулын сузучылар да табылмый калмас дип уйлыйм. Ә “Яңарыш” хезмәткәрләренә бу көч җитмәслек эш түгел.

Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.
Фото архивтан алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836