#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Саф ана телебезнең киләчәге - үзебезнең кулыбызда!

последние и лучшие новости искусства в мире

20-2Безнең Төмән шәһәре, Мельникайте урамы, 86/2 йортта урнашкан Дини үзәктә һәр атна саен диярлек, сишәмбе көнне кичен татар егетләре җыелышып, үзләренең план-программалары белән фикер алышалар, үткән эшләренә нәтиҗә ясыйлар һәм киләчәктәге булачак чаралар турында килешәләр. Безнең монда кечкенә китапханә рәвешендә китап-журналлар һәм газеталар жыентыклары саклана. «Яңарыш» газетасының барча саннары теркәлеп бара. Бер көнне ике егетнең газета алып, укып утырулары күзгә чагылды. Берсе бик авырлык белән укый (татарча мәктәптә укымаган), икенчесе карап тыңлап тора.

Аңламаган сүз очраса, тукталып бер-берсенә карашып, бу нинди сүз икән, ничек аңларга дигән кебек, аптырашта калалар. Шулай, аларны бүлмичә, читтә тыныч кына, тырышып укуларын күзәтеп тордым һәм якынрак килеп, укуны бергәләшеп дәвам иттек. Егетләр – абыйлы-энеле Ярашовлар: Данилга - 20 яшь, Илдарга - 23. Икесе дә Төмән индустриаль институтында укыйлар. Червишево поселогында яшибез, дип әйттеләр. «Яңарыш» газетасын Ялутор районы, Аслана авылында яшәүче әби белән бабайлары алдыралар икән, шунда гына аны күрәбез, дип әйттеләр. Бер хәтле сөйләшеп утыргач, егетләр газета белән кызыксынып, аны яздырырга булдылар һәм үзебезнең туган телебездә, саф ана теле белән сөйләшә белү теләген белдерделәр. Киләчәктә, шундый татар җанлы егетләр, кызлар күбәйсә, милләтебезнең, телебезнең сакланып калуына өмет бар.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836