#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Проснулись не только клещи: тюменцам напомнили об опасности укусов змей. Төмән өлкәсе сәламәтлекне саклау департаменты белгечләре кисәтә: елан тешләгәндә шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк һәм мөстәкыйль рәвештә агуны суырырга ярамый. Шулай ук зарарланган урынга “жгут” куярга, тешләнгән урынны кисәргә, яндырырга ярамый, чөнки ярага өстәмә инфекция кертү куркынычы бар. Әгъза буенча агуның таралуын акрынайту өчен тешләнгән аякны мөмкин кадәр азрак селкетергә тырышырга. Носилка ясап, зарар күргән кешене шуңа салып, якындагы яшәү пунктына илтәргә.

* * *

Юным тюменским осужденным подарят обереги. “Без сине котларга ашыгабыз” Төмән проекты теге яки бу бәйрәмнәргә багышланган хәйрия акцияләрен үз эченә ала. Шәһәр көненә «Сездә кунакта “тюменочка” исемле акция старт ала. Мәдәният хезмәткәрләре Төмән тәрбия колониясенең балигъ булмаган балаларына концерт белән киләчәкләр, шулай ук аларга курчаклар - “обереглар” бүләк итәчәкләр. Яшүсмерләр шәһәр көне бәйрәмендә катнаша алмыйлар, шуңа күрә мәдәният хезмәткәрләре бүләкләр белән яннарына үзләре баралар.

* * *

Всесоюзную спортивную площадку построят в Тобольске. “Спорт – тормыш нормасы” өлкә программасы кысасында Тубылның 6 нчы микрорайонында күп функцияле спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Мәйданчыкта “Хезмәт һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) нормаларын тапшыру өчен мөмкинлекләр каралган. “Тубыл үзенең спорт традицияләре белән дан тота. Ел әйләнәсендә шөгыльләнергә мөмкин булган яңа спорт мәйданчыгы барлыкка килү сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ял яратучылар өчен яхшы бүләк булачак”, - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

* * *

В ОКБ №2 поступили новые портативные аппараты ИВЛ. Быел “Сәламәтлекне саклау” милли проекты кысасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш буенча өлкә программасына таянып шушы шифаханәгә өч ИВЛ транспорт аппараты кайтты. Яңа аппаратлар җиңел һәм сугылуга чыдам, транспортта ышанычлы беркетелә, комплектта транспорт кислород баллоны белән бара. Приборлар авыр пациентларга реанимация вакытында диагностика ясарга мөмкинлек булмаганда кулланыла.

* * *

Энергетическая компания региона примет на практику около 200 студентов. Төмән өлкәсе көньягы, ХМАО-Югра, ЯНАО урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар 2021 елда илнең иң зур энергетика компаниясе объектларында җитештерү практикасын узачаклар. 200гә якын укучы компаниянең төп бүлекләрендә эшләячәк, энергообъектларны ремонтлауны, эксплуатацияләүне, мәгълүмати технологияләрне өйрәнәчәкләр. Энергетиклар эшенә нәтиҗәле йөкләнеш ясау өчен җитештерү практикасының комплекслы планы төзелде.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836