#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Югары һөнәри осталыгыгыз хөрмәткә һәм игътибарга лаек”

последние и лучшие новости искусства в мире

20-31 май бәйрәме алдыннан өлкә губернаторы Александр Моор тантаналы рәвештә 30 якташыбызга һөнәри осталыктагы казанышлары өчен дәүләт башлыгының һәм төбәк бүләкләрен тапшырды. Алдынгылар арасында галимнәр, педагоглар, төзүчеләр, сәламәтлек саклау, сәнәгать һәм аграр предприятиеләр хезмәткәрләре, җәмәгатьчеләр булды.

- Бүләкләргә лаек булган һәр кеше үзенең яраткан эшенә берничә дистә ел гомерен багышлаган. Сез үз хезмәтегез белән якташларга, регионга һәм илгә файда китерәсез. Сезнең хезмәт юлыгыз һәм югары һөнәри осталыгыгыз хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Сез - Төмән өлкәсе горурлыгы, - дип мөрәҗәгать итте бүләкләнүчеләргә губернатор Александр Моор. Олы бүләккә ия булучылар арасында милләттәшләребез дә булуы сөенечле хәл. Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатлары белән «Төмән өлкәсенең Чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Наил Айнуллин белән Төмән дәүләт университеты федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесенең дәүләт һәм хокук институтының яшьләр сәясәте буенча директор урынбасары, теоретик һәм халык-хокукый фәннәре кафедрасы доценты Мариана Әлмөхәммәтова бүләкләнделәр. Төмән өлкәсенең «НУР» татар мәдәнияте региональ иҗтимагый фонды президенты Фәридә Бабинага өлкә губернаторы Александр Моорның Мактау кәгазе тапшырылды.

Александр Моор Фәридә Сәгәдәтдин кызын тәбрикләгәндә башкарган хезмәтенә югары бәя биреп: «Өлкәбезнең үсешенә зур өлеш керткән өчен мин сезгә шәхсән олы рәхмәтемне белдерәм», - диде. Һәм Мактау кәгазендә язылган: “Ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча актив җәмәгать эшчәнлеге өчен”, - дигән сүзләрне укып ишеттерде. Фәридә Бабина җитәкчелегендә «НУР» иҗтимагый фонды 21 ел эчендә күп төрле тармаклар буенча эшләр алып бара. Соңгы елларда башкарган эшләре турында Фәридә Сәгәдәтдин кызы: «Узган ел безнең өчен яхшы вакыйгаларга бик бай булды. Апрель аенда гына мин Төмән шәһәренең хәйрия фонды уздырган «Социаль йолдызы» бәйгесендә җиңеп, диплом белән бүләкләндем. Хәзер губернаторның бүләгенә лаек булдым. Эшебезне күреп, югары бәя биргән өчен олы рәхмәтебезне белдерәм. Пандемия вакытында «Ангел» хәйрия фондының эшен туктатмадык. Без авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә, янгында зыян күрүчеләргә, күп балалы гаиләләргә ярдәм иттек. 20-2Безгә шәһәр халкы киемнәр, табак-савытлар, җиһазлар һәм хуҗалыкта кирәк булган төрле әйберләр китереп тордылар. Узган җәй айларында янгын чыгып, мал-мөлкәтсез калган кешеләр күп мөрәҗәгать иттеләр. Безнең матди һәм рухи ярдәмне күреп, тоеп, кайгыдан югалып калган кешеләр йөзендә шатлык чаткылары, сөенечле күз яшьләрен күреп үзебезнең нинди савап эш башкарганыбызны аңлыйбыз. Безгә хәтта Тубыл шәһәреннән, Байкалово, Булашово авылларыннан килүчеләр дә булдылар. Алардан ишетеп, башкалар килә. Без һәркемгә ярдәм итәргә тырышабыз», - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836