Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Сотрудников Тюменской авиабазы наградили медалями «За отвагу на пожаре». Мондый бүләккә Төмән авиабазасының Вагай филиалы 1 категорияле урманчы Ришат Кәримов һәм тракторчы Александр Горбунов лаек булдылар. Дәүләт бүләге аларга экстремаль рәвештә кешеләрне коткарганда батырлык, кыюлык һәм чаялык күрсәтүләре өчен бирелде. 2021 елда регионда искиткеч көчле янгыннар вакытында Вагай районы территориясендә Ришат Кәримов янгын сүндерүне җитәкли. Ул каты җил штормы вакытында парашют-десант янгын хезмәтенең 24 хезмәткәрен коткара. Александр Горбунов Винзили урман участогында утлы баганалар янында минеральләштерелгән полосалар сала. Тракторда температура түзеп булмаслык күтәрелә, шуңа да карамастан, төтенгә тончыга-тончыга, яшәү пунктын янгыннан саклый. Аның сукалау фронты үткәрүе аркасында Муллаш авылы урманнан киселә.

* * *

Аграрии Тюменской области приступили к посеву зерновых и зернобобовых культур. Әлегә 704 мең гектар планлаштырылганның 22,4 мең гектары чәчелде. Борчак, арпа, солы һәм бодай - лидерлар.

* * *

Тюменские земледельцы посеяли гибридную морковь нового поколения. «Агро-Сиб-Альянс» оешмасы «Проминанс» дигән беренче буындагы кишер утыртты. Беренче гектар чәчелде.

* * *

В Тюменской области коровы-рекордсменки в сутки дают более 60 кг молока. 2021 елда регион тарихында беренче тапкыр бер сыердан авыл хуҗалыгында 8 170 килограмм сөт савылды. Исәт районының “Эвика-Агро» оешмасында голштинск нәселле сыердан 305 көндә 18 мең 850 килограмм сөт савылды.

* * *

Службы лесного фонда патрулируют леса Тюменской области. Төмән өлкәсе табигатьне саклау органнары хезмәткәрләре регионда янгын куркынычлы режим турында Төмән өлкәсе кабул иткән карарны үтәүне күзәтәләр. «25 майгача гражданнар, регионда яшәүчеләр һәм кунаклар бу карарга туры килеп, урман массивларында булырга тиеш түгелләр», - дип белгечләр игълан иттеләр.

* * *

Тюменская область в лидерах по тестированию на коронавирус. Статистика буенча безнең регион Россия субъектлары арасында бишенче урынга чыкты. Күрсәткеч буенча өлкәбез Мурманск өлкәсенә, Санкт-Петербургка, Мәскәү һәм Ямал-Ненец автоном округына гына юл бирде. Регионда коронавируска тикшерүләрне 24 лабораториядә, 9 шәхси медицина учреждениесендә, гигиена һәм эпидемиология үзәге базасында ясыйлар.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума