Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Әдәби-музыкаль кунакханәдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган «Әдәби-музыкаль кунакханә» Тубыл шәһәренең 14 нче мәктәп структура бүлекчәсе-балалар бакчасында үтте.

Чарада 14 нче урта мәктәп директоры Светлана Айсина, өлкән тәрбияче Вера Прохорова, оештыручылар: Айгөл Мирзаянова, Асия Маняпова, педагог-психолог Надежда Куприна, “Ак калфак” шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, әгъзалары: Равилә Фазылова, Нәсимә Корманова, Фәния Мелибаева катнаштылар.

20-71

Айгөл Явдәт кызы: «Чарага әзерлек алдан башланды. Балаларны Габдулла Тукайның биографиясе, аның әсәрләре белән таныштырдык, “Су анасы”, ”Шүрәле” мультфильмнарын күрсәттек. Бу әкиятләр буенча балалар рәсем ясадылар, шигырьләр ятладылар. Шигырьләрнең мәгънәсен аңлап, сәнгатьле сөйләделәр. Йомгаклау чарасында «Ак калфак» рәисе Айсылу Юнысова һәм әгъзалары катнаштылар. Айсылу ханым «Бишек җырын» җырлады. Алып баручылар Габдулла Тукай турында сөйләгәннән соң, рәсемнәр бәйгесендә катнашучы балаларга татлы күчтәнәчләрен тараттылар. Кунакларның һәр чыгышын балалар җылы каршы алдылар. «Речецветик» төркеме балалары кунаклар, тәрбиячеләр белән бергә Габдулла Тукайның «Туган тел» ен татар һәм рус телендә җырладык. Түбәтәй һәм калфаклар киеп, милли киемнәрдә булган балалар, аларның иҗади эшләре, чарада яңгыраган җырлар күңелләребездә горурлык хисләрен уятты, - дип сөйләде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыручы Айгөл Мирзаянова, Асия Маняпова, аларны хуплаучы мәктәп җитәкчесе Светлана Айсина мактауларга лаеклылар.

Чарада мәктәп директоры Светлана Александровна Айгөл Явдәтовнага шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның Рәхмәт хатын тапшырды.

Халкыбызның телен, йолаларын, мәдәниятен, күренекле шәхесләрен барлап яшь буынга тапшыру максаты белән оештырылган чара матур үтте. Кунакларны милли ризыклар тулы чәй табынына чакырдылар. Мәктәп җитәкчесе балалар, укучылар белән дә эшләүче Айсылу Юнысовага, оешма әгъзаларына рәхмәтләрен әйтте, мәктәп исеменнән аларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Римма Умитбаева.
Рәсемдә: кунакханәдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836