Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Данлыклы юбиляр

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкәбез 80 еллык юбилеен билгеләгән елны, Камил абый Юскаев үзенең 85 яшен каршылый. Ул тәҗрибәле механизатор буларак, энесе Шамил Сәйфулла улы белән бергә «Каскара» совхозының данын район һәм өлкә күләмендә генә түгел, бөтен илебезгә тараткан.

Алар - үз җирләренең кодрәтле уллары, туган халкы, иле өчен үзләрен хезмәткә багышлаган шәхесләр. Олы абыйлары Әмир Юскаев үзенең китабында Юскаевлар гаиләсе турында менә нәрсәләр яза:

- Безнең әтиебез Сәйфулла Юскаев 1914 елда Төмән районы, Талымхан авылында дөньяга килә. 1936 нчы елда әтиебез безнең әни – Эске авылы кызы Кәлимә Яруллина белән тормыш корып җибәрә.

20-3

Бу елларда әтиемә ферма мөдире дә, сатучы да һәм башка эшләрдә дә булырга туры килә. Гаиләдә бер-бер артлы өч ир бала туа: Әмир, Камил, Шамил. Сугыш афәте безнең авылны да читләтеп үтми. Германиягә каршы сугышка авылыбызның бик күп ирләре белән әтием дә китә. Саубуллашырга ирек бирмичә, печәнлектән фронтка җибәреләләр.

Әтиебезгә бары 28 яшь. Бөтен халкыбыз өчен авыр чаклар башлана. Без нәрсә генә ашамадык, нәрсә генә кимәдек. Әниебез иске капчыклардан күлмәк, ыштаннар тегә иде. Ул көне буе колхоз эшендә. Безне күрше апалар, әнинең якташ кызлары карыйлар иде.

Сугыш кемнәрнең генә күз яшьләрен түктермәде, кемнәргә генә кайгы-хәсрәт китермәде?!

Безнең гаиләгә дә начар хәбәр килде. Әтиебез сугыштан әйләнеп кайтмады. «Хәбәрсез югалган» дигән кара кәгазе килде. Әниебез гомер буе шуңа карап, әтине көтте. Сабыр холкы белән безне дә һәрвакыт дөресне сөйләргә, зурларны хөрмәт итәргә, эш сөяргә өйрәтте. Шуңа да инде без 5 яшьтән бәрәңге утырта, казый торган идек. Әниебезгә гомер буе рәхмәт әйтеп яшәдек, чөнки ялгызлыкка, авырлыкларга карамыйча, безне үстерде, кеше итте.

Камил энем 4 нче сыйныфны тәмамлап тормады, олы абыйлары белән эшкә кереште. Язгы чәчүләр, печән эшләүләр, балык тотулар аңа чыныгу мәктәбе булды, - ди Әмир Сәйфулла улы энесе Камил турында.
Хезмәт юлы турында Камил Сәйфулла улыннан үзем сораштым. Ул: «Җирне үгез белән сөрдек, балыкка да үгез җигеп бардык. Печәнлектә эшләргә миңа ат тапшырдылар, ә соңыннан атны «тимер атлар» алыштырды. Еллар тиз үтте. 1958 нче елда, 19 яшемдә армия сафларына алындым. Өч яшемдә еллык хезмәтемне тиешлечә, егетләрчә үтәп, туган авылыма кайттым», - дип сөйләде.

Тагын да үсеп, матурланып кайткан яшь егеткә күп кызларның күзе төшә. Ләкин ул араларыннан иң яшен, иң гүзәлен сайлады, исеме дә матур үзенең – Бүләк. Менә хәзер алар 62 ел тату, тигез гомер итәләр. Камил абыйның янында шундый уңган хатыны булганга, эшләү дә җиңел, яшәү дә күңелле. 1999 елдан, менә инде егерме биш ел дәвамында, Камил Сәйфулла улы лаеклы ялда.

Мин юбиляр абыйның грамоталарын, Мактау хатларын карыйм, аларның саны утызга якын. Данлы Юскаевлар династиясеннән булган тракторчы яшелчә, ашлык, яшел масса үстерүдә рекордлы нәтиҗәләр биргән. Үзенең энесе – Шамил Сәйфулла улы белән туган хуҗалыгының данын өлкәбезгә тараткан.

Мидхәт Рамазанов, Абдрәхим Назыйров, Тимергали Шәмсетдинов һәм башка тәҗрибәле механизаторлар белән бергә эшләп, яшьләргә үрнәк, терәк булган. Намуслы, эш сөючән Камил Сәйфулла улына 1985 нче елда «Хезмәт ветераны» медале бирелә. «Корыч атында» ул 35 елга якын эшли. Туган иле үзенең улын онытмый, аңа хезмәте өчен югары бәя бирә.

Бүләк Хәкимулла кызы белән Камил Сәйфулла улы яшәгән йорт тышыннан да, эченнән дә курчак өен хәтерләтә, матур, күз явын алырлык чигүләр, рәсемнәр белән бизәлгән. Оста куллы, йомшак күңелле, мөлаем йөзле Бүләк апаның табыны тулы аш: оныгы күлдән тоткан табаннар, җиләк-җимешләрдән ясалган десертлар, тәмле бәлешләр.

Юскаевлар гаиләсендә ике кыз, бер малай тәрбияләнеп үскәннәр, хәзер алар үзләре ата-ана, әби-бабай. Олы кызлары Гөлшат - мәктәптә аш пешерүче, кече кызлары Гөлсинә кибеттә эшләгән, Идрис – күп еллар «Каскара» совхозында, ә хәзер мәктәптә машина йөртүче. Оныклары да яхшы эшләрдә эшлиләр, барысы да тырышлар, уңганнар.

Камил абый һәм Бүләк апаны гаилә елы белән, туган көннәре белән тәбриклибез. Көннәре якты, төннәре тыныч булсын. Иркендә, бәхеттә яшәргә насыйп булсын.

Талымхан музее исеменнән
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836