Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Минзифа кызым йөгереп керде, үзе елаган:
- Инәү, инәкәү, әтикәү чыгып китте бездән. Атына утырып китте, - диде.
Мин аңа:
- Кызым, елама, рәтләп сөйлә, нәрсә булды? – дип эндәштем.
- Әтикәү кыска саплы балтасын эзләп таба алмады. Аннары Хәмидулланы эзләде, ул да юк. Яңа гына бәйләгән арканының кыскарып калуына бик ачуланды. «Бүтән түзәр хәлем юк», - диде.
Мине кулларына күтәреп алды да: «Сиңа үпкәм юк, кызым, гафу ит», - дип ат арбасына утырды да, чыгып китте.
- Елама, Минзифа, елама кызым, - дип юаттым мин аны кабат.
Өченче тормыш иптәшем Нигъмәтулла Янбаев ун елдан соң тормышыма ничек килгән, шулай тиз арада чыгып та китте. Янбаев фамилиясендә булган кызы Минзифаны, уллары Хәмидулла, Миңнулла, Зәйнулланы ташлап тормышымнан югалды. Өченче мәртәбә ялгыз калдым.
Олы улым Фәрит гаиләсе белән Төмән шәһәренә күченде. Олы малайларым кечеләренә терәк булды. Авыр эшләрне күмәк башкардык. Оныгым Сафура миннән: «Сагынасыңмы туган якларыңа?» – дип сорый.
Туган җирләрне сагынмас өчен, мин бер чара уйлап таптым. Үземнең балаларыма, оныкларыма ерак илемдә калган кадерле кешеләремнең исемнәрен кушам. Һәрчак, сагынган саен, күз алдында булсыннар, дим.
Сафура:
- Әбием, ә син миңа балачакта бергә уйнап үскән, каз бәбкәләре көткән дус кызыңның исемен биргән, әйеме?
- Әйе, кызым, шулай булып чыга, - дим.
- Әбием, ә бу фоторәсемдә кемнәр?
- Монда минем балаларым. Олыларым – Фәрит, Мадьяр, Мәхмүт, Зариф, ике киленем, Минзифа кызым, ә утыручылар – кече малайларым: әтиең - Хәмидулла, агайларың - Миңнулла, Зәйнулла, алдымда – оныгым. Бу фотосурәт безнең өчен – матур истәлек.
Сафура оныгым миннән тагын: «Әби, син Канчәбер авылын яратасыңмы?» – дип сорый.
- Яратам, кызым, яратам, яшеллеккә төренеп утырган авылыбызны да, җиләкле-гөмбәле, җәнлекле урманнарын, балыклы, тәмле сулы елга-күлләрен, аның кешеләрен, тәккәберлек бер дә юк үзләрендә.
Телләрен, гореф-гадәтләрен дә үз иттем. Туйган җир туган җирдән дә кадерлерәк була икән шул, дип юкка гына әйтмәгәннәр халыкта.
Майбәдәр Янбаева истәлекләрен Сафура Атаева сөйләгәннәрне Рәйсә РӘХИМОВА язып алды.
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: Янбаевлар гаиләсе.