Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Вагай районы, Сопра урта белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңү көнен зурлап, истәлекле чаралар оештырып, тантаналы рәвештә үткәрделәр. Филиал мөдире Анжела Вабиева, тәрбияви эшләр буенча урынбасары Луиза Сабарова һәм коллективы инициативасы буенча Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленин ордены кавалеры Әйтмөхәммәт Утагуловның якты истәлеген мәңгеләштерү максаты белән Сопра мәктәбендә «Хәтер партасы» ачылу тантанасы үтте. Бер минут тынлык, бәйрәм концерты, оештырылган митинг укучыларда патриотизм хисен ныгытты.
Чарада җылы сүзләр белән Әйтмөхәммәт Таштимер улын искә алдылар. Монда хакимият вәкилләре, депутатлар, якташлары, туганнары, укытучылар, укучылар чыгыш ясадылар. Әйтмөхәммәт Таштимер улы 1925 нче елда Юлташи Егаер (Юлташи) авылында туа. 3-4 нче сыйныфларны Сопра мәктәбендә укыганнан соң, белем күтәрү курсларын үтә. Яшүсмер вакытыннан колхозда хезмәт итә. 17 яшеннән фронтта була. 12 нче самоход-артиллерия бригадасында, аннары 12 САБР-86 нчы танк бригадасында фашистларга каршы батырларча көрәшә. Польшада, Висла елгасын кичеп чыкканда, Әйтмөхәммәт Таштимер улы нык яралана. Бөек Ватан сугышыннан авылына 1945 нче елда кайта. Туган ягында Хәбибҗамал Али кызы белән гаилә корып, 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Аның тормыш юлы, күрсәткән батырлыклары яшь буынга үрнәк итеп сөйләрлек. Мәктәптәге хәтер мемориалын батыр якташыбызның кызы Нурфану Кармышакова, якын туганнары, туганының оныгы, 3 нче сыйныф укучысы Азат Утагулов ачты. Мәктәп тормышында актив катнашкан, олимпиадаларда җиңү яулаган мәктәп укучылары Валерия Шевелева, Батый Катаргулов бу парта артында утырып белем алачаклар. Бөек Ватан сугышы батырының туганнары: «Без аның белән горурланабыз. Әйтмөхәммәт Утагулов турындагы якты истәлекләр безнең күңелләрдә озак сакланыр. Якыннарының, якташларының күңелендә ул мәңгегә исән», - диделәр. Оештыручылар авыл хакимият башлыгы Наталья Хуртовага, чарага килгән депутатларга, хакимият вәкилләренә рәхмәтләрен белдерделәр. Илебез тарихы, геройлары турында хәтерне яшь буынга түкми-чәчми саклап тапшырырга кирәк. Яшь буын илебез патриотлары булып, батыр халкыбыз белән горурланып үссеннәр.
Алсу СИМОНОВА,
Вагай районы, Сопра авылы.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: «Хәтер партасы» тантанасында.