Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәрендә яшәгән, урта мәктәпне 1971 елда Вагай районының Икенче Вагай авылында тәмамлаган Сәмига Зиннәтуллинаның (Абдуллина) 19 майда гомер бәйрәме – 70 яшь тула. Күп балалы гаиләдә туып, балачактан ук дөньяның ачысын-төчесен татып үскән кызыйга озак уку йортларында укырга туры килми, сатучылык һөнәрен алып, 1972 елдан ук шәһәрдәге ул вакыт бердәнбер Универмагта хезмәт юлын башлап җибәрә. 40 еллык стаж белән 56 яшенә кадәр бер урында эшләп лаеклы ялга чыга. Билгеле, тырыш хезмәте юкка узмаган, хезмәт ветераны исеме дә юкка бирелми. Һәр эшнең нәтиҗәсе булсын өчен үз эшеңне яратып, намус белән эшләргә кирәк. Моннан 22 ел элек яшьли генә ире - Фәрид Марсель улын югалтты. Хәсрәтле вакытларында да Сәмигабыз сынмады, дус-ишләре, туганнары белән аралашып, яратып үстергән ике кызы өчен, 5 оныгы һәм 2 нәбәрәсе өчен терәк һәм кирәк булып матур яшәвен дәвам итә.
Сәмига классташлары, дуслары белән үз йортында очрашып, аралашып яшәргә мөмкинлек таба. Ул туры сүзлелеге, гаделлеге белән белем алган укытучыларына рәхмәтле булып хөрмәт итеп үз фикерен әйтеп тора, мәрхүмнәрне дә онытмый, дога, хәер-садакасыннан ташламый.
Сәмиганың классташлары белән бергә укыган елларын сагынып искә ала торган мизгелләре күп булгач, очрашулары да еш булып тора. 20, 25,30,40,50 елдан соң иң матур, дәтле уку еллары, яшьлекләре үтү аларга хәзер дә 70 яшьләр тулганда да яшәргә көч-ямь бирә. Алар янында класс аналары да картаясылары килми.Тормышта төрле хәлләр булса да, аның язмышы ялгышмады.
Барлык классташлары, аларның гаиләләре, шәхсән үз исемемнән кадерле Сәмигабызны 70 яшьлек гомер бәрәме белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, иман байлыгы телибез.
Классташлары: Шамил, Бикбулат, Майкамал, Элеонора, Тәнзилә, Саҗидә һәм башкалар исеменнән Рәшидә апалары.
Тубыл районы, Маслау авылы.