Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тукайлы халык без

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алып «И туган тел, и матур тел!» бәйрәмен үткәрделәр.

Төп оештыручыларның берсе – үзәкнең «Туган телем – татар теле» түгәрәге җитәкчесе Рафаэль Гадиев ныклап әзерләнгән. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр, җырчылар гына җыелган.

Катнашучылар арасында түгәрәккә йөрүче балалар, «Нур» хатын-кызлар оешмасы, Төмән шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, Төмән җитештерү һәм социаль технологияләр колледжы мөгаллимнәре һәм студентлары бар иде. Шулай ук үзәктәге китапханәнең китапханәчесе, филология фәннәре кандидаты, фольклорчы Луиза Сөрмәтова матур, эчтәлекле күргәзмә оештырган һәм оста итеп җырлап та бирде.

20-33-25

Бәйрәмне алып барган Рафаэль Гадиев һәм «Нур» хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Алсу Хәлидова Габдулла Тукайның ачы язмышы, иҗаты белән таныштырып бардылар. Бу таныштыру арасында урынлы итеп Тукайга багышланган слайдлар да күренде, Татарстанның Кырлайдагы Тукай әдәби-мемориаль музей комплексыннан сәламләү дә (директоры Алинә Мөхәмәтшина) булды. Шулкадәр матур милли киемнәрдә чыгыш ясаучылар - Мәсхүдә Дәүләтшина, Динар Нәфыйков, Фәнил Гаффаров, Миләүшә Кәримова, Аделина һәм Сафина Ибәтуллиналар, Данис һәм Сафия Гайнуллиналар, Ильяс Шәрипов, Алия Габдрахманова, Айсель Комалетдинова, Марсель Снежко, Дамир Темралиев, Марат Билалов, Венера һәм Самира Калиевалар, Тимур Хәйруллин, Хәлил Вагайлы, Рамазан Галиуллин, Алсу Кәримова укучылары татар халык җырларын, Тукай шигырьләрен, бөек шагыйрьгә багышланган үз иҗат җимешләрен башкардылар. Нәфис сүз сөйләү остасы Фатыйх Гарифуллин артистларча сәнгатьле итеп «Пар ат»ны сөйләп күрсәтте. Һәр катнашучыга үзәк директоры Мансур Кәбиров исеменнән Рәхмәт хатлары таратылды.

20-34-25

Бәйрәм кысаларында үзәктә эшләп килүче «Корама» клубы әгъзалары язга, кошлар килүгә багышланган күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. Активларга клуб җитәкчесе Гөлбану Әминова зур рәхмәтен белдереп Рәхмәт хатлары биреп чыкты. Шулай ук Тукай иҗаты белән бәйле кул эшләре алып килгән Муллаш, Шыкча, авыллары уңганнары җитәкчеләре Тәския Нәзметдинова, Алсу Мамкина да Рәхмәтнамәләргә ия булдылар.

20-35-25

Оештыручы Рафаэль Галимҗан улы Рәхмәт хатларын бастыруда ярдәм иткән типография директоры Рөстәм Сәфәровка, бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итүче үзәк хезмәткәрләре Камилә Фәхретдиновага, Фәгыйль Кәримовка һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде.

20-36-25

Рәхәтләнеп халкыбызның рухи байлыгына, милли киемнәренә сокланып утырдык. Булган якташларыбызның кул эшләрен гаҗәпләнеп күзәттек.

Шулай Тукайлы, мәдәниятле, бай рухлы халык булып яшик.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: бәйрәм күренешләре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836