Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2025 нче ел - өлкәбездәге «Яңарыш» татар газетасы өчен юбилей елы.
Бу уңайдан, Бөек Ватан сугышында катнашкан хәбәрчеләребез турында язмалар бастырдык, үткән саннардан берникадәр хәбәрләр белән дә таныштыгыз. «Яңарыш» турында язылган шигырьләр сөйләүгә видео бәйге игълан иткән идек. Аңа да матур гына эчтәлекле, сәнгатьле сөйләнгән видеоязмалар алабыз. «Яңарыш»ка багышланган шигырьләрне аерым сәхифә итеп бирдек.
Бүген «Яңарыш»ка язылучылар өчен лотерея уенын башлап җибәрәбез.
Сездән квитанция фотоларын түбәндәге адреслар буенча көтеп калабыз:
1) Почта аша - 625002, Төмән шәһәре, Водников урамы, 5, а/я 5557.
2) Электрон почтага - Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.
3) Вконтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендәге төркемнәргә дә җибәрергә мөмкин.
Лотереяның һәркайсы билеты бүләк отачак! Кыйммәтле призлар да бар.
Квитанцияләр 2025 елның икенче яртыеллыгына «Яңарыш»ка язылган өчен булырга тиеш.
Квитанцияләр белән хатларны 31 августка кадәр кабул итәбез.
«Яңарыш»ка ярты елга язылу бәясе:
481 сум 38 тиен.
Газетага почта хезмәткәрләре аша һәм «Почта России» сайтында онлайн язылырга мөмкин.
Икенче яртыеллыкка язылу 20 июньгә кадәр бара.
Язылганга квитанцияләрегезне редакциягә җибәрергә онытмагыз.
Җиңүчеләр юбилей тамашасында билгеле булачак.
Редакция.