Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Олы ихтирамга лаеклы ветераннар

последние и лучшие новости искусства в мире

Владимир Кармацкий исемендәге Аромашево урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы - Көсәйкүл мәктәбендә Бөек Җиңү бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Укучылар саны күп булмаса да, филиал мөдире Гөлгенә Назыйрова, башлангыч сыйныф укытучысы Нәҗибә Әхмәдиева бәйрәмгә багышланган чарага зур тырышлык белән әзерләнгәннәр. Укытучылар җитәкчелегендә укучылар тыл ветераннарын өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Беркем дә һәм бернәрсә дә онытылмаган» патриотик проекты кысаларында «Үлемсез полк» акциясендә катнаштылар.

20-31-26

Бәйрәм чарасы тантаналы һәм патриотик рухта үтә. Мәктәп укытучыларының, укучыларның, әти-әниләрнең кулларында - сугыш ветераннары, герой бабаларының портретлары. Тантаналы чарада бабаларының батырлыклары онытылмаганын илебез тарихын белгән укучылар горурланып сөйлиләр. Тыл ветераннары белән очрашуларда мәктәп укытучылары, укучылар зур хөрмәт, олы ихтирамга лаеклы ветераннарга патриотик җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп, бүләккә үз куллары белән эшләнгән открыткалар тапшырдылар. Бу мөһим вакыйга илебез батырларын искә алырга, илебез тарихын сакларга мөмкинлек бирә. Мәктәп укучылары авылыбызның өлкән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре - Зайдә апа Хәсәновада (97 яшендә), Гөлсул (Гөлкәй апа) Даутовада булдылар. Тыл ветераннарын хөрмәтләп балалары карыйлар. Гөлсул әби быел 95 яшен каршы ала. Укучылар укытучылары белән сугыш елларында авыр тыл хезмәтен һәм сугыштан соң да авыр авыл хуҗалыгы эшен үз җилкәсендә кичергән, фидакарь хезмәте белән хөрмәт казанган, туган илен, Ватанын чиксез яраткан ветераннарга сәламәтлек теләделәр. Гөлсул апа Даутованың тимерче булып эшләгән әтисе, бронь булу сәбәпле, сугышка алынмый. Аның өч бертуганы Бөек Ватан сугышында яу кырларында батырларча вафат була. Сугыш елларында ачлык, җитешсезлекне, авыр кайгыны кичергән гаилә төрлесен күрә. Гөлсул апа колхоз кырларында әнисе белән хезмәт юлын иртә башлый. Мәктәпне тәмамлап, укырга нияте булса да, шәһәрдә укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Тырыш, уңган яшь кыз күп еллар сыер савучы булып фермада эшли. Аның җитезлеге, хезмәт сөючәнлеге күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Тормышка чыга, улы Тимеркәйне үстерә, укыта, аңа яхшы тәрбия бирә. Гөлсул апа хезмәт юлында Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «Озак еллар намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә улы Тимеркәйнең хөрмәтендә, тәрбиясендә яши. Гөлсул әбинең зур шатлыгы, сөенече - аның улы, оныклары, оныкчыклары.

Кызганычка каршы, Көсәйкүл авылында да тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының саны елдан-ел азая. Ике өлкән яшьтәге тыл ветераны, ике сугыш чорында туган Нурилә әби Фәтхуллина, Сәрвәр әби Якупова балалары игелеген күреп яшиләр.

Балачак, яшьлек елларында сынауларны җиңгән әбиләр бүген илебезгә тынычлык телиләр, авыр сугыш еллары турында хатирәләре белән уртаклашалар. Өлкән буын вәкилләренең тормыш һәм хезмәт юлы яшьләргә үрнәк.

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: ветеранда кунакта.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836