Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Кич белән, эштән кайткач, өйдә булганда, башта икенче көнгә планнарны билгелисең, – дип сөйли Дубровное фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче шәфкать туташы Әлфия Мехрякова. – Кайбер авылдашлардан анализлар алырга, икенчеләренә процедуралар билгеләргә, прививка ясарга, өченчеләренә шалтыратып, дәвалану барышын контрольдә тотарга, даруханәдән китерелгән даруларны алырга чакырырга кирәк. Кагыйдә буларак, бөтен пациентларымны белеп торам, шуңа күрә икенче көнгә планнар, гадәттә, тыгыз була».

Дубровное ФАПында Әлфия Шәүкәт кызы 2022 елдан бирле эшли. Моңа кадәр, 2017 елда Төмән медицина көллиятен тәмамлагач та, 24 нче Яркәү өлкә хастаханәсенең хирургия бүлегенә урнашкан. Әлфия бала карау буенча ялдан чыккач, Мехряковлар гаиләсе туган ягына – Дубровноега күченгәннәр. Әлфия сүзләренчә, «хирургия»дә эшләүнең үзенчәлекләре һәм аерым бурычлары бар. Ә ФАПта иң элек универсаль шәфкать туташы булырга кирәк. Өстәвенә, фельдшер-акушерлык пункты базасында күптән түгел көндезге стационар ачылган һәм медицина хезмәткәренең эше шактый арткан.
Авылда Әлфия Шәүкәт кызын олысы да, кечесе дә белә. Урамда, кибеттә, балалар бакчасында авылдашлар еш кына сораулар бирәләр, билгеләнгән процедураларны «ярты сәгатькә кичектереп торуны» сорыйлар, аптекада кирәкле даруларның булуы белән кызыксыналар. Гади тормыш мәсьәләләре дә читтә калмый. Авыл халкы медик белән «барлык авырулардан да дәва» рецептлары турында фикер алыша, социаль челтәрләрдән укыганнарның ышанычлымы-юкмы икәнлеген сорыйлар.
Һәркем белән сөйләшергә кирәк: берәүләрне дәртләндерергә, икенчесен мактарга, өченчесен процедуралар яки диспансеризация узмаган өчен шелтәләп алырга да туры килә. Балалар белән эш – аерым бер хезмәт. Билгеле булганча, балалар прививкаларны яки билгеләнгән инъекцияләрне яратмыйлар. Шуңа күрә аларны күндерергә, алар белән шаярырга, төрле хәйләләргә барырга туры килә. Нәтиҗәдә, сабыйлар шприц тоткан кешедән бөтенләй курыкмыйлар – чөнки ул ягымлы һәм шат күңелле Әлфия апалары. Шул ук вакытта ул зур профессионал, ике бала анасы һәм авылда хөрмәтле кеше.
Яркәү районы яңалыклары сайтыннан.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).