Материалы

Әниләр бәйрәме!

последние и лучшие новости искусства в мире

24 нче ноябрь көнне Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә әниләргә багышланган матур концерт узды. Кечкенә балалар, матур кызлар, егетләр, музыка коралларында уйнадылар, биеделәр, жырладылар. Теле чибәрнең - үзе чибәр! Олы яшьтәге апалар, абыйлар да үзенчәлекле чыгышлар ясадылар, моңлы җырлар җырладылар. Катнашучыларга hәм аларның оештыручыларына зур рәхмәтләремне белдерәм! Кызганычка каршы, алып баручылар татарча бер сүз дә әйтмәделәр, гел рус телендә узды. Кая барабыз без? Ник татар үзенең татар булуыннан ояла икән? Бик тә булмаса, ТНВ каналыннан үрнәк алып, татарча-русча алып барырга кирәк иде. Үземне татар мәдәният үзәге йортында булган шикелле хис итмәдем. Концерттан күңелсез булып кайтып киттем… Шәһәр дибез, руслар арасында эшлибез, яшибез дип акларга була үзебезне, ләкин барыбер йөрәк сыкрый, ана телен - туган телен ишетәсе килеп сыкрый.

Авылларда да хәзер балалар татарча сөйләшмиләр, ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар – бабуля, дедуля булып йөриләр. Балаларның татарча сөйләшкәнен бик сирәк ишетәсең. Мин үзем дә руслар арасында эшлим. Рус милләтеннән булган бик яхшы дусларым да бар. Ләкин өйгә кайткач барыбер үз телебездә рәхәтләнеп сөйләшәбез. Кызым да минем татарча сөйләшә, җырлар тыңлый, татар театрларын бик яратып карый. Шәһәрдә туып-үсеп, рус мәктәбендә укуына карамастан, таталыгы белән горурланып яши! Инде бөтен ышаныч әниләргә – алар гына телне, рухны саклый алалар! Йолаларыбызны сакларга гына түгел, аларны кулланып, таянып балаларыбызны тәрбияләргә кирәк, шунда гына без чын татар балаларын үстерә алачакбыз.! “Мин – татар!” дип кычкырып йөрергә дә кирәкми, ләкин онытырга да ярамый! “Ана баланы ике кат тудыра: «бер кат — тән биреп, икенчегә — тел биреп!” дигән мәкаль дә бар бит. Менә шундый уйлар мине борчый, бәлки, минем фикерем белән килешмисездер дә?

Әлфия ВӘЛЕЕВА.
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума