Материалы

Әниләр көненә багышланган концерт

последние и лучшие новости искусства в мире

49-11Төмән татар мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышланган концерт булып үтте. Темасы: “Фотоальбом – гаилә бәйрәме”. Концертны Лениза Латыйпова белән Сәит Тусмөхәммәтов алып бардылар. Шул арада сәхнә экранында гаиләләрне, әниләрнең фоторәсемнәрен күрсәтеп тордылар. Концертка зал тутырып тамашачылар килгәннәр.

“Аккош”, “Әпипә” балалар бию, “Сүнмәс хисләр” ансамбльләре чыгыш ясадылар. Зәйнулла абый Яруллин “Синең куллар” исемле әниләргә багышланган җырын, Фатыйма апа Ибраһимова - “Әнием догалары”н, үзәк җырчысы Марат Вәлиев җырларын яратып алкышларга күмделәр.

“Заречная околица” вокал төркеме дә әниләрне котлап җырлар башкардылар. “Илһам” балалар ансамбле “Ялгыз көтүче” дип аталган чыгышларын уен коралларында бик матур уйнадылар. Шушы концертта кем генә чыгыш ясамасын, барысын да алкышлап каршы алды тамашачы. Әниләр өчен матур шигырь юллары, котлаулар, җырлар-биюләр күңелләргә ятышлы үзенә бер бүләк булды. Лилия ханым Кәримова җитәкчелегендәге шушы татар мәдәният үзәге инде күп еллардан эшләп килү дәверендә һәрьяклап татар халкына намуслы хезмәт итә, милләтне иҗади яктан үстерүдә ныклы көч куя. Әнә күпме түгәрәкләр эшли. “Илһам” балалар ансамбле үзе ни тора! Үзәк хезмәткәрләренә дә җылы сүзләр, рәхмәтләр әйтеп, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Җир кояш нурларына мохтаҗ булган кебек, адәм баласы күңеленә дә мәңге җылылык җитми. Ә ул аларны Төмән татар мәдәният үзәге уздырган шундый концертлардан ала. Шулай тамашачы зал тутырып килеп торса, нәни артистларыбызга да күңелле булачак.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума