#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себер татарлары” китабы чыкты

последние и лучшие новости искусства в мире

50-1Төмән өлкә фәнни китапханәсе һәм “Себер татарлар” Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе “Себер татарлары” (XVIII г. – 2013ел) библиографик күрсәткечен китап итеп бастырдылар. Бу 450 битле җыентыкны төзүчеләр: Асия Сәйфуллина, Гөлнур Әхмәтова, Рифкать Насыйбуллин аның Төмән, Омск, Новосибирск, Томск өлкәләрендә яшәүче себер татарларына багышлыйлар. Территорияне шулай киң итеп алуны алар бүгенге көндә фәнни карашларның аерым этнослар, төркемнәрне генә өйрәнүгә түгел, ә төбәкләрдәге төрле милләтләрнең үзара бәйләнешенә, традиция һәм тарихи бергәлекләренә дә игътибарның артуы белән аңлаталар.

Өлкә фәнни китапханәсенең, Төмән дәүләт университеты мәгълүмати-китапханә үзәгенең, 1991 елда С.Федотова төзегән “Себер татарлары” библиографик күрсәткеченең, Г.Фәйзрахмановның “Борынгы заманнардан алып ХХ гасырга кадәр себер татарлары тарихы” монографиясендәге библиографик сүзлек һәм бу җыентыкның 11 бүлегендә бирелгән басма һәм электрон ресурслар библиографик күрсәткечнең нигезе итеп алынган.

Тәкъдим ителә торган китап себер татарлары турында фәнни яктан ярдәм итә торган язмалар исемлеген эченә ала. Монда XVIII гасырдан 2013 елга кадәр дөнья күргән китаплар, диссертация авторефератларын, утырыш, конференция, корылтай, конгресс, симпозиумнардан доклад тезислары һәм материаллар, җыентыклар, хезмәтләр, журналлар, революциягә кадәрге газеталардан мәкаләләр исемлеге кертелгән. Җыентык фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, туган якны өйрәнүчеләр өчен файдалы кулланма булачак. Ул 11 бүлектән тора.

“Бу китапны укучылар күп еллардан бирле көттеләр. Ниһаять ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәме белән дөнья күрде. Себер татарларыннан зур рәхмәт, - дип яза себер татарлары язучылар берлеге секретаре Бәхтияр Агишев. – Күрсәткечне хронологик үсеш буенча карасаң, себер татарлары тарихы, мәдәнияте үсешен өйрәнү ничек барганлыгын аңларга була, бу эштә катнашкан галимнәр белән танышырга мөмкин.

Күрсәткеч “Себер татарлары” дип аталса да, эчтәлеге һәм мәгънәсе күпкә киңрәк аның. Безнең күпмилләтле дәүләттә славян, төрки, фин-угор халыкларының тарихы һәм мәдәнияте шулкадәр бәйләнгән, аларны аерым өйрәнү мөмкин түгел. 18 гасырдан башлап Себер һәм себер татарлары тарихын өйрәнүгә Россия фәннәр академиясе күп өлеш кертте, ә 20 гасырлардан Татарстан һәм башка төбәк галимнәре дә кушылдылар. Шул күп еллык хезмәтнең нәтиҗәсе “Себер татарлары” библиографик күрсәткечендәге әдәбият исемлегендә урын алган. Җыентык өйрәнелгән хезмәтләрне бергә туплау белән бергә, яңа тикшеренү эшләренә дә юнәлеш бирә”.

Төзүчеләр китап белән кызыксынучыларны 19 декабрь көнне 16.00 сәгатькә өлкә фәнни китапханәсенә тәкъдим итү кичәсенә чакыралар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836