Материалы

Уйнап көлеп, җырлап биеп бәйрәм иттек өмәдә

последние и лучшие новости искусства в мире

49-10Бу көннәрдә Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә “Каз өмәсе” театральләштерелгән концерт программасы куелды. Чараны әйтем-мәкальләр, такмаклар, шигырьләр белән, кызыклы итеп Сәет Тусмөхәммәтов һәм Гөлшат Гыймадиева алып бардылар.

Түбән Тәүде районы талантларга бик бай. Ерак юлны якын итеп, Киндерле авылыннан Фәния Краморова җитәкчелегендә “Киндерле кичләре” фольклор ансамбле, Тарман авылыннан Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендә “Саз” этнографик ансамбле артистлары килделәр. Үзәк каршында оешкан “Умай” фольклор ансамбле катнашты. Боларның барысына да үзәк хезмәткәре Әбүзәр Миннебаев гармунда уйнап ярдәм итеп торды.

Чараны киндерлеләр “Кыр казлары” җыры белән ачтылар. Зур сәхнә янын тутырып, килешле, асыл һәм гади милли киемнәр кигән апалар сокландыргыч уеннар, табышмаклар, гореф-гадәтләр белән урап “Каз өмәсе”н күрсәттеләр. “Кашык” уены уйнатылды, менә Фәния апа кызларга каз канатлары таратып чыкты, күрше Бухарин авылыннан хатын-кызлар килеп, төркемгә кушылдылар. Капчыкка салып бүләк китергәннәр, ә аннан сары биби килеп чыкты (укучы Алинә Әхтәриева).

“Саз” этнографик ансамбле артистлары матур милли киемнәрдә себер татарларының такмак-җырларын бик күркәм башкардылар, төйдереп биеп тә алдылар. Үзәкнең “Кашыкчылар” балалар, “Сүнмәс хисләр” вокал, “Аккош” бию ансамбльләренең чыгышларын тамашачылар зур алкышларга күмделәр.

“Умай” ансамбле әгъзалары төрле уен коралларында уйнап, якташларыбызны хәйран калдырдылар. Тамашачыларны алга чакырып, бергә биеп тә алдылар.

“Киндерле кичләре” фольклор һәм “Саз” этнографик ансамбльләре дипломнарга лаек булдылар. Артистларны “Каз өмәсе” нә бару өчен транспорт белән тәэмин иткән ООО “ПК “Молоко” генераль директоры Илназ Исмәгыйловка, Түбән Тәүде районы мәдәният йорты директоры Наталья Бураковага үзәк исеменнән Рәхмәт хатлары бирелде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума