#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Акъярда әдәби кичә

последние и лучшие новости искусства в мире

2015 ел дәүләт тарафыннан “Әдәбият елы” дип игълан ителде. 9 майда - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Менә шуны күздә тотып, Зур Акъяр авылы клубында “Исәнме, туган телем” исемле кичә үткәрелде. Кичәне Акъяр клубы, китапханә һәм мәктәп хезмәткәрләре бергәләшеп оештырдылар. Акъяр клубында урнашкан китапханәдә эшләүче бик тырыш Розалия Кәримовага рәхмәтемне белдерәм. Китапханәдә берничә төрле түгәрәк эшли. Шуларның берсе - иске газеталардан үреп ясалган сынлы сәнгать. Анда урман хайваннары да, капкачлы савытлар, самоварлар да бар.

Әдәби кичәгә әзерләнгәндә татар әдәбияты белән беррәттән рус әдәбиятын да күргәзмәгә урнаштырырга тырыштык. Мәктәп укучылары һәм укытучылар да җирле һәм классик шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Ә инде Диана Мадьярова М.Җәлилнең “Бүреләр” шигырен сөйләгәндә тамашачылар дулкынланып, яшьләренә төелеп утырдылар. Чулпан Качаева, Динара Кәримова, Рамилә Мирьяминова, Клара Сәйфуллина, Лилия Яхина, Лилия Вәлеева, Ирина Ихсанова, Ботагоз Касенова, Елена Канавалова, мәктәп директоры Надежда Ивановага, авыл ветераннары советы җитәкчесе Зөлфирә Сергеевага рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук кичәгә әзерләнгән вакытта Илдус Рәхимов белән Рамил Кәримов күп көч керттеләр. «Халык сәнгате» V өлкә конкурсы лауреаты Роза Казакеева җырлавы кунаклар күңеленә хуш килде. Шулай ук «Таң йолдызы» дипломантлары Алинә Мавлютова һәм Ильяна Шаматованың җырларын да алар бик яратып тыңладылар. Тәнзилә Степанова җитәкләгән «Ялкын» төркеме биюләрен дә халык игътибар белән карады. Күп кенә стена газеталары авылыбызның хөрмәтле укытучысы Люция апа Хәбибуллина булышлыгы һәм аның тәкъдимнәре, ярдәме белән төзелде.

Татар халкының күркәм гадәтләренең берсе - кунакларны аш-су белән каршы алу. Өстәлебезнең бай, мул булуында авылыбыз эшмәкәрләре Гомәр Шаматов һәм Альберт Хәмидуллинның өлешләре зур булды.

Әдәби кичәдә катнашкан профессор Хәнисә Алишинага, җирле шагыйрьләр – Сәгыйть Сагитов, Галия Абайдуллина, Хәлил Вагайлы, Люция һәм Хатыйп Хәбибуллиннарга, җәмәгать эшлеклеләре Зыятдин Низамов, Әнәс Гаитовка һәм район депутатларына зур рәхмәтемне белдерәм.

Без бер милләт халкы, телебез бер,
Бер үк сүзләр белән сөйлибез.
Матур итеп татар халык көен
Бер үк төсле итеп көйлибез.

Әби-бабалардан калган йола:
Җырлар белән яшик югалтмыйк.
Матур-матур гореф-гадәтләрне,
Телебезне саклыйк, каралтмыйк!

Татар телебез бит безнең бик бай.
Шул байлыкны читкә ташламыйк.
Татар теле бетсә - милләт бетә,
Җырсыз - моңсыз яши башламыйк.

Яратыйк без туган телебезне,
Һәм мирасын әби-бабайның.
Саклап калыйк туган җиребездә
Милләт данын, милләт авазын.

Фирдания ИХСАНОВА,
Акъяр клубы мөдире, Төмән районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836