Материалы

Тарихта эз калдыру

последние и лучшие новости искусства в мире

13-13Соңгы биш ел эчендә Әдип Хәким улы Гарифхановның “Үзем һәм вакыт турында” (2010), “Халкым горурлыгы” (2012) һәм “Тарихта эз” (2015) дип матур яңгырашлы исемнәр белән өч китабы дөнья күрде. Әдип абыйның төп максаты – халыкка хезмәт иткән укытучылар, язучылар, врачлар, нефтьчеләр, журналистлар, механизаторлар, бер сүз белән әйткәндә – илгә хезмәт итүче кешеләр турында язу. Бу китаплардагы бай материал тәрбияви әһәмияткә дә ия, чөнки мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар алардан фәнни конференцияләрдә, тарих һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда файдалана алалар. Билгеле, үткәннәрне белмичә, бүгенгене белеп булмый. Халык хак әйткән: “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел”, - дип. Тормышта күп вакытта киресенчә килеп чыга. Хәзерге көндә үткәннәргә игътибар, хөрмәт күрсәтеп яшәргә тырышырга кирәк.

Бу китапларда халкыбыздан бөртекләп җыелган бай мирас, хәзинә тупланган. Автор Казан университетын тәмамлап, күп еллар мәгърифәткә хезмәт итә. Бүген дә ул тынгы белми торган тарихчы, ә бит һәркайсы китабы 300 битлек күләмле хезмәт. Бу күпме кешеләр белән элемтәгә кереп, аларның гыйбрәтле тормыш юллары, язмышлары да кайчандыр, кемгәдер кызыклы булачак икәнлектә ышандыра белү дә бит. Минемчә, Әдип Хәким улы үзе дә тирән эз калдыручы бөек әдип. Үрнәк эшчәнлек, тормышта нәрсәгәдер ирешү, тырышу – болар бит инде халкыбызның төп сыйфатлары, яшь буын вәкилләре дә бу гади төшенчәләрне аңлап яшәсә, себер җирендә яшәүче халкыбызның киләчәге дә өметле һәм якты булыр дип ышанабыз. Шыкча урта мәктәбенең ветеран укытучысы Әдип Хәким улы белән горурланабыз, аның зур хезмәтенә рәхмәтебезне белдерәбез.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы, Шыкча мәктәбе укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума