Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Губернатор Тюменской области Владимир Якушев утвержден министром строительства и ЖКХ. Ул безнең белән 12 ел булды. Шушы чорда күп эшләр эшләнде, бөтен тоткарлыкларны җиңеп чыктык. Без губернатор, ә ул барлык өлкә белән саубуллашты. “Төмән өлкәсе халкының һәрберсе белән чын команда булдык. Күпне башкардык. Сайлаулар вакытында, төрле проектларны гамәлгә ашыруда ышаныч белдергәнегез өчен зур рәхмәт. Төмән регионы халкы миңа дәүләт эшлеклесе, югары постка күтәрелерлек булып формалашырга мөмкинлек бирде. Моңа Төмән өлкәсе җире, халкы тәрбияләве аша ирешелде”, – дип сөйләде Владимир Якушев. Төмән өлкәсе халкы яңа губернаторның исемен сентябрь башында беләчәк. 9 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, Төмән регионында губернаторны сайлау үтәчәк.

* * *

Тюменские сельхозтоваропроизводители ведут яровой сев зерновых и зернобобовых культур. Бүгенге көндә 91,6 мең гектар мәйданда борчак, бодай, берьеллык үләннәр һәм техник культуралар чәчелде. Кайбер районнарда бәрәңге һәм яшелчәләрне утырта башладылар. Заводоуковск шәһәр округында, Түбән Тәүде, Омутинка, Төмән, Упорово, Ялутор районнарында 1200 гектар бәрәңге утыртылды. Уват районыннан башка барлык районнар актив иртәнге язгы тырмалауны башкаралар, минераль ашламаларны урнаштыралар. Планлаштырылган 133 мең тонна бодайның 109 мең тоннасын йогышсызландырдылар.

* * *

Ишимский спирт получил золотую медаль на Московском международном конкурсе. Ишимның “АминоСиб” заводында җитештерелгән “Люкс” классындагы спирт һөнәри сыйфат билгесенең алтын медале белән бүләкләнде. Бүләкне продукциягә Россия, Белоруссия, Казахстан экспортлары бирде.

* * *

Вредители угрожают посевам. Төмән өлкәсендә тычкан сыман кимерүчеләр үрчегән. Тычкан сыман кимерүчеләргә су күсесе һәм су тычканы керә. Зыян китерүчеләр чәчүлекнең 40 процентынача зарарларга мөмкин. Иң зур үрчү Сорокино, Викулово районнарында күзәтелә. Монда бер гектар чәчелгән җиргә 50 оя туры килә. Аграр предприятиеләр җитәкчеләренә кимерүчеләргә каршы чаралар күрү буенча тәкъдимнәр ясалды.

* * *

Трактористов-машинистов Тюменской области приглашают побороться за звание лучшего. “Иң яхшы машинист-тракторчы” конкурсын 2018 елның 29 июнендә Казанлы районының “Агрокомплекс” базасында уздыру планлаштырылган. Мактаулы исем өчен көрәшергә авыл, крестьян (фермер) хуҗалыклары оешмалары хезмәтчәннәрен, аграр юнәлештәге һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларын чакыралар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума