#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юбилей

последние и лучшие новости искусства в мире

21-1Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина Россиядә яшәүче татарлар дөньясында мәгълүм киң карашлы, тирән белемле тюрколог. Ул беренче көненнән үк Төмән дәүләт университеты каршында ачылган “Тюркологиянең фәнни белем бирү үзәге” директоры. Филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина зур гыйлемлелек белән югары дәрәҗәдәге кешелек сыйфатларына ия булган сирәк очрый торган шәхесләрнең берсе, киң җәмәгатьчелектә абруйлы шәхес. Табигать биргән таланты, үтә тырышлыгы, җитезлеге, тормыш белән ныклы элемтә аны милләтебезнең рухи символына әверелгән галимнәр рәтенә куйды, ул төрки тел гыйлемендә әйдәп баручы галимнәрнең берсенә әйләнде. Аның фән өлкәсендә ирешкән казанышлары күп санлы гыйльми дәрәҗәләрендә һәм исемнәрендә ачык чагыла.

Хөрмәтле Хәнисә Җәүдәт кызы!

Сез ел фасылларының иң ямьле, шау чәчәкле май аенда дөньяга килгәнсез. Тормышка, хезмәткә, милләтәшләреңә, гаилә, балаларыңа кайгыртучан карашыгыз да шушы айның сихри матурлыгына, байлыгына тәңгәл килә. Башкаларга үрнәк булырлык хезмәт сөючән, олы җанлы, тынгысыз, дусларча ягымлы, киң күңелле, кешелекле булып гомер кичерәсез. Үткән гомер юлыгыз дусларыгызга, хезмәттәшләрегезгә, балаларыгызга үрнәк өлге булырлык. Шундый мактаулы гомер кичерүегез белән Сез лаеклы рәвештә горурлана аласыз.

Без Сезнең фән юлындагы казанышларыгызга сокланабыз, иҗади рух, гомумкешелек кыйммәтләренә тугрылыклы, киләчәккә омтылыш белән яшәүче табигый талантлы галимәбез булуы белән горурланабыз. Сезне олы юбилей көннәрегездә эштәге казанышларыгыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз, иң матур, изге теләкләребезне җиткерәбез, яраткан эшегез – тюркология фәнендә яңадан–яңа ачышлар ясарга, иҗат итәргә, гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычын күреп, озак еллар бәрәкәтле гомер кичерергә язсын. Без Сезнең бөек талантыгыз каршында ихтирам белән баш иябез.

“Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән” берләшмәсе әгъзалары, киң җәмәгатьчелек исеменнән Россия һәм Татарстан җурналистлар берлеге әгъзасы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Люция ХӘБИБУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836