coronavirus2

tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Тубыл галимәләре Кырымнан кайттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

21-21Күптән түгел Кырым федераль университетында профессор Айдер Меметовның 75 яшенә багышланган “Тюркология: кичә, бүген, иртәгә” III нче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Төмән өлкәсеннән милләттәшләребез – Тубыл педагогия институтының социаль-педагогия факультеты деканы, филология фәннәре докторы, доцент Гүзәл Фәйзуллина һәм аның студентлары Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова катнаштылар. Бу турыда безгә Гүзәл Җәгъфәр кызы хәбәр итте. Сөенечле кичерешләре белән ихлас бүлешеп яшь галимәбез: “Гадәттәгечә, сүземне рәхмәт сүзләреннән башлыйм, чөнки студентларым белән мондый ерак сәфәргә чыгып китәргә матди яктан һич тә мөмкинлек булмас иде, әгәр хезмәтебезне күрүче, югары бәя бирүче, эшләргә мөмкинлекләр булдырып һәр яктан булышып торучы җитәкчеләребез булмаса.

Зур рәхмәт институт директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Сергей Павлович Шиловка, шулай ук делегатларны югары дәрәҗәдә кабул итүче Кырым университеты галимнәре һәм укытучыларына. Әлеге конференция университет профессоры Айдер Меметовның туган көненә багышлану сәбәпле, пленар утырышында Кырым федераль университетының филология фәннәре кандидаты, доцент Эдия Меметова юбилярның фәнгә багышланган тормыш юлы белән таныштырды. Айдер Меметович үзе дә фәнни яктан бик кызыклы тема буенча чыгыш ясады. Аннары сүзне миңа бирделәр. Мин чын күңелдән юбилярны котлаганнан соң, делегатларны Тубыл институтында барган проект эшләре белән таныштырдым. Фәнни яктан нигезле докладлары белән Казан, Астана, Симферополь шәһәрләреннән килгән коллегаларым һәм студентларым Гөлнур Зиннәтуллина белән Сәрия Кәбирова да чыгыш ясадылар. Шунысы бик мөһим - конференция барышында студентларымның чыгышларына югары бәя биреп мактадылар, эшләрен дәвам итәргә киңәш иттеләр. Конференциядән соң университет буенча экскурсия ясадык, аннары еш очрый торган китаплар бүлегендә булдык”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836