Балалар өчен сөенечле турнир

последние и лучшие новости искусства в мире

21-20Төмән районының Индрәй урта мәктәбендә район укучылары өчен Төмән өлкә Думасы кубогына, Балаларны яклау көненә багышланган шахмат турниры үтте. Ярышларда Индрәй, Боровский, Богандинский, Винзили поселокларыннан 59 спортчы катнашты. Призлы урыннарның күбесе индрәйлеләргә эләкте.

Әлеге чарага килүче дәрәҗәле кунакларның саны да шактый иде. Алар арасыннан өлкә буенча баш федераль инспектор, өлкә шахмат федерациясе попечительләр советы рәисе Дмитрий Кузьменко, өлкә Думасы депутаты, “Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына шахматлар” “Бердәм Россия” проекты координаторы Фуат Сәйфетдинов һәм өлкә шахмат федерациясе, район, Индрәй хакимияте вәкилләре котлау сүзләре белән чыктылар.

21-19Иң шатлыклысы: райондагы 4 күпбалалы шахмат уйный торган гаиләгә кыйммәтле бүләкләр (шахмат өстәле, шахматлар) тапшырдылар. Алар арасында Индрәйдән Речаповлар: Марс, Люция, балалары – Тимур, Айрат, Эмин; Шаргабдуллиннар: Азат, Динара, балалары – Илзар, Илдар, Илнар, Алинә һәм Богандинкадан Сульдиннар, Винзилидан Егоровлар гаиләләре бар иде.

Тәбрикләү чыгышларында, шахмат турниры Индрәй мәктәбендә традицион рәвештә оештырылсын иде, дигән теләкләр дә яңгырады.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума