#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Егерме икенче тапкыр Булат Сөләйманов турында

последние и лучшие новости искусства в мире

21-18Чираттагы – ХХII нче “Сөләйманов укулары” Д.И.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсендә үтте. Анда өлкәбезнең төрле мәктәпләреннән укытучылар, укучылар, татар тормышы белән кызыксынучылар, татар оешмалары вәкилләре килгәннәр иде. Укуларның үткәрелү рәвеше соңгы елларда үзгәреш кичерә. Үткән ел шагыйрьнең юбилее хөрмәтенә ул аның туган ягы Вагайда оештырылып, мәктәп коллективлары катнашындагы бик матур әдәби-музыкаль композицияләр белән истә калды. Быел да Булат Сөләйманов укыган Карагай мәктәбе (Вагай районы) укытучылары һәм укучылары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар матур тамаша тәкъдим иттеләр. Төмән районының Шыкча, Акъяр, Ямбай этномәдәни мәктәпләре укучылары матур шигырьләрен башкардылар, хикәясеннән өзек күрсәттеләр.

Докладлар тыңланылды. Кунакларга конференцияне әйдәп баручы профессор Хәнисә Алишинаның Казан һәм Мәскәү архивларында барлаган Б.Сөләйманов иҗаты һәм тормышы турындагы документаль яңалыклар белән таныштыруы кызыклы булды. Тагын да галимә Зәйтүнә Тычинских Россия империясендәге халык санын беренче исәпкә алу материаллары буенча Тубыл өязендәге татар халкының тарихы, үсеше турында сөйләде. Тубыл себер-татар, Төмән татар мәдәният үзәкләре, “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директорлары: Марсельеза Ибукова, Лилия Кәримова, Гөлнара Сәгыйтова эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ә Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Муллачанова укытучы, директор, язучы, туган якны өйрәнүче, журналист Әдип Гарифхановның китаплары, аларда язылган өлкәбездәге күренекле кешеләр турында сөйләде. 4 китапта автор 200ләгән шәхеснең тормыш юлына тукталып киткән. Докладчылар Советлар Союзы Геройлары Әхмәтрәшид Аширбәков, Хәмит Ниятбәков, Тубылда театр тарихы, Б.Сөләйманов әсәрләрен яктырткан чыгышлар тәкъдим иттеләр. “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова 2005 елдан бирле башкарылган эшләрен кыска гына вакыт эчендә фоторәсемнәр ярдәмендә күрсәтеп чыкты. Анда буш кырда Искер шәһәренең бер өлешен торгызу, хәзер Сүзге тора комплексын төзү эшләре баруын, ел саен “Искер җыен”, фәнни-гамәли конференцияләр үтүе һәм башкалар турында сөйләде.

Әлбәттә әлеге чараны оештыручылар тәбрикләү сүзләрен дә кызганмадылар: өлкә милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов, мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер, 21-17Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Динар Абукин мондый аралашуны Б.Сөләймановның үзе башлавын, танылган шәхесләрнең юбилейларын искә алуны уңышлы санауларын, укучыларның катнашуы киләчәккә өмет бирүен ачыклап киттеләр, уңышлар теләделәр.

Кунаклар чара башланганчы “Яңа сулыш” телетапшыруы архивындагы үткән “Сөләйманов укулары” турындагы видеоязмалар, китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Быелгы фәнни-гамәли конференция СССР язучылар берлеге әгъзасы Булат Сөләйманов истәлегенә һәм танылган педагог, шагыйрә Рәшидә Зәнкиеваның – 90, күренекле шагыйрь Николай Шәмсетдиновның – 70, Казанда яшәүче билгеле шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның – 70, Советлар Союзы Геройлары – Хәмит Ниятбәковның – 115, Әхмәтрәшид Аширбәковның – 105, Тамерлан Ишмөхәммәдовның 100 еллыкларына, Төмән өлкәсенең 75 еллыгына багышланган иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836