Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Замана белән бергә атлаучы

последние и лучшие новости искусства в мире

21-3Тукман поселогы Түбән Тәүде районы үзәгеннән - 25, Төмәннән 110 чакрым ераклыкта урнашкан. “Тура” Төмән урман базасына 1965-1967 елларда Тукман урман әзерләү пункты теркәлә. Кечерәк авыл елдан-ел зураеп, поселокка әверелә. Узган гасырның 80нче елларында урман эшкәртү заводы гөрләп эшләгән чорда Тукманда бер меңнән артык халык яши. 1997 елда “Тура” Төмән урман базасы официаль рәвештә банкрот дип таныла.

Бүгенге көндә ул кечкенә авыл. Тугызъеллык мәктәп ябылганнан соң, балалары инде озак еллар Киндерле урта мәктәбендә укыйлар. Тукманда руслар, татарлар, немецлар, украиннар яши.

Моннан бер-ике ел элек “Яңарыш” газетасының электрон вариантына язылырга теләк белдереп, беренче булып Тукманнан якташыбыз - Ильяс Ногман улы Хәмитов шалтыратты.

Без май бәйрәмнәренең матур бер көнендә Тукманда аның үзе белән очраштык. Ильяс абый кура-тирәне карап йөри иде, безне күргәч гаҗәпләнде. “Өйгә керик, хуш килдегез!” – дип йортка дәште. Тормыш иптәше Нәфисә Нурмөхәммәт кызы ачык йөз белән каршы алды. Без Ильяс Ногман улыннан үзе, эше турында сорадык.

- Яркәү районы, Тәүде авылында 1952 елның декабрендә туганмын. Соңгы елларда авылда колхозда эшләдем. 1986 елны тормыш иптәшемнең туган авылы Тукманга күчендек. 1988 елны бер пычкы, бер балта белән шушы модульле йортны салып чыктык. Җир юк иде, читтә бирделәр. Урман эшкәртү заводында слесарь вазифасын үтәдем, соңыннан хуҗалык мөдире булдым.

Тукманның иң гөрләп торган бер елында 10 йорт төзелде. Ул елларда төзелеш өчен җир булмагач, яңаны иске өйләрне сүтеп салдылар. Хуҗалык мөдире булып эшләгәнемдә Лесобазадан көн саен төзү материаллары ташыдым. Машиналарга төяп кайтара идем. Өйләр төзергә материал күп кирәк, түрәләргә кереп сорыйм – бирәләр, кире какмыйлар. Тукман заводы ике смена эшләде, хезмәт хакын яхшы түләделәр. Заманалар үзгәрде, завод ябылды. Төньякта да эшләп кайттым. Заманында икешәр сыер тоттык. Терлекләрне беренче тапкыр көтүгә алып чыкканда 129 баш сыер исәпләдем. Мин 4 классны тәмамлап, көтү көттем, малларны санарга әти өйрәткән иде.

Татарлар поселокта күп иде, сугыш ветераннары гына 20ләгән булды. Бүгенге көндә биредә тулы өч татар гаиләсе яши. Әтием – Ногман Сәйрән улының өенә “кара кәгазе” килгән.

Күмәбез дигәндә, фельдшер, бу бит тере, дип шулай исән калган. Каенатам Нурмөхәммәт Әлмөхәммәт улы Алеев Берлингача җиткән.

Улыбыз Илнур Төмәндә салым инспекциясендә, кызыбыз Эльмира Киндерле мәктәбендә эшлиләр, оныкларны тәрбияләргә булышабыз. Без, өлкән татарлар, Киндерлегә мәчеткә йөрибез. Былтыр җомга намазларын калдырмаска тырыштым, быел сәламәтлек комачаулый. Түбән Тәүдегә бара торган рейслы автобусның маршрутын җомга көнгә куегыз дип сорап карадым... Мәчеткә мәктәп автобусы белән йөрим. Мәрхүмә Зәкия апа Хәбибуллинаның балалары шәфкатьлеләр, тәрбиялеләр, машиналарында урыннары булса да, булмаса да һәрчак утырталар.

Зарифҗан абый Әхтәриев белән Варис абый Гайсин өйрәтеп, аңлатып калдырдылар, мәет булган җирдә булышам. Коръән ашларын уздырабыз, мәчет рәисе Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин, муллабыз Сәлимҗан хәзрәт Самадов, дин кардәшләребез киләләр, зур рәхмәт аларга.

“Яңарыш” газетасын беренче көннәреннән үк яздырам, яратып укыйм. Соңгы елларда почтаның рәтләп йөрмәве аркасында, кайбер саннар килмәде. Улым компьютерда ничек эшләргә кирәклеген өйрәтте, электрон рәвештә газетага язылырга булдым. Редакциягә барып директор Алсу Сәгыйтова белән килешү төзедек. Хәзер “Яңарыш”ны пәнҗешәмбе көнне үк укыйм, бик уңайлы, - дип сөйләде Ильяс Ногман улы.

Нәфисә апа белән бер-берен яратып, аңлап яшәүләре ерактан ук күренә. 17 ел элек фаҗигале рәвештә 20 яшьлек улларын югалтканнар. Бала ачысы һичкемгә язмасын. Өлкәбезнең ерак авылларында шушындый татар гаиләләре яшәве куандыра. Без алар белән горурланабыз, үрнәк алабыз. Ильяс Ногман улына электрон вариантта газетага язылырга идея биргәне өчен зур рәхмәт!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836