Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

24 май - Ураза бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Кадерле дин кардәшләрем!

Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте вә бәрәкәте булсын!

Без Ходайның рәхмәте белән Рамазан аена ирешә алдык һәм яңадан изге бәйрәм - Ураза гаетенә шатланабыз. Рамазан ае - кешелек гөнаһлар коллыгыннан рухи иреккә күчә торган күпер. Аллаһы Тәгаләгә ихлас гыйбадәт кылу нәтиҗәсендә генә күңелләребездәге явызлыктан азат ителәбез. Изге Рамазан ае безгә бу эштә ярдәм итә, чөнки нәкъ менә Рамазан аенда кеше үзенең гыйбадәтен арттыра, изге Коръән сүрәләрен укырга күбрәк вакыт бирә. Рамазан ае безгә гомер буе Ходай алдында мәхәббәт, сабырлык, бер-беребезгә ярдәм күрсәтү хәлендә булырга тиешлегебезне искә төшерә.

Объектив сәбәпләр аркасында, дин кардәшләребез быел бәйрәм намазларына җыела алмаса да, бу безнең өчен киртә булырга тиеш түгел. Иман безгә яшәргә һәм Аллаһы ярдәме белән төрле авырлыкларны һәм сынауларны, шул исәптән куркыныч вирус таралышы аша тормышыбызга килгәнне дә җиңәргә мөмкинлек бирә.

Кардәшләрем, барлык авырлыкларга да карамастан, мөселман җәмәгатьчелегенең игелекле рухи тормышында катнашучылар булып калырга, авырулар терелсен өчен, ә сәламәтләре куркыныч йогышлы авыру белән авырмасын өчен сезне дога кылырга чакырам. Ышанабыз ки, Аллаһы Тәгалә безне ташламас.

Сезне, дин кардәшләрем, Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәсәлләм өммәтеннән булып, әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы үрнәк күрсәтеп яшәргә чакырам.

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт САДЫЙКОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836