#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Баш иябез

последние и лучшие новости искусства в мире

21-1Алсу Алмаз кызы Кузиева В.Солдатов исемендәге Тубыл медицина колледжында укыган чагында йогышлы авырулар хастаханәсендә практика үтә. Кече вакытыннан ул шәфкать туташларының эше белән кызыксына, колледжда укыган елларны аңа укытучылары бу һөнәргә мәхәббәт тәрбиялиләр. Ул бик тә “Сестринское дело” дәресләрен, тәҗрибә туплаган елларын сагынып искә алды. ”Укытучыбыз, кураторыбыз Галия Мөхәммәтәмин кызы Измайлова безне ике төркемгә бүлеп тәҗрибә дәресләрен оештыра иде. Мин төркем командиры идем. Дәресләре, сөйләшүләребез кызыклы, файдалы үтте. Мин Галия апага, колледжыма рәхмәтләремне юллыйм”, - дип сүзен башлады Алсу Алмаз кызы. Медицина колледжын уңышлы тәмамлаган яшь белгеч практикасын үткән хастаханәгә эшкә урнаша һәм биш ел уңышлы эшли.

Табибларның беренче ярдәмчесе шәфкать туташы авыруларын дәвалауда зур өлеш кертә. Ак халатлы гүзәл шәфкать туташы ярдәмгә мохтаҗларга, авыруларның һәркайсына кирәкле сүзләр таба белә. Игелекле хезмәтен тырышлык белән башкара. Кыска гына вакытта дөньяга таралган яңа вирус - COVID-19 безнең илебез халкы өчен дә сынаулар алып килде, тормышыбызны үзгәртте. Җаваплы, ярдәмчел, тырыш шәфкать туташы яңа ачылган госпитальдә эшли башлый. Алар ак халатларын махсус саклык киемнәренә алыштыралар. Алсу Алмаз кызы табиб кушкан процедураларны дөрес үтәп, авыруларга сабырлык, шәфкатьлелек күрсәтеп үз вазифасын башкара. Эше турында: ”Тату, үзләренең эшен яраткан, мәрхәмәтле, ярдәмчел, бик тә җаваплы коллективта эшлим. Бу йогышлы авыруларны дәвалаучы табиблар, шәфкать туташлары табылмаса, аларны кем дәвалар иде? Укол салу, система кую, авыруларга рухи яктан ярдәм итү дә - безнең бурыч”, - дип сөйли ул. Инфекцияле хастаханәдә эшләүчеләрне дә һәр көн тикшереп торалар. Эштән соң алар өйләренә кайтмыйча, кунакханәдә, үзләренең бүлмәләрендә ял итәләр. Аларга кайнар ашлар китерү дә оештырылган. Алсу Алмаз кызын өендә тормыш иптәше, кызы, улы, әти-әнисе көтәләр. Ул алар белән көн саен телефон, видеоэлемтә аша гына сөйләшә. Йогышлы чирләр белән авыручыларны дәвалау катлаулы, җаваплы хезмәт. Алсу Алмаз кызы якташларына киңәшләрен дә җиткереп, кибетләрдә чиратта торганда кешеләргә бер-берләренә терәлеп тормаска, транспортта һәм башка урыннарда битлек, перчатка кияргә чакыра.

Бу хастаханәдән дәваланып, сихәтләнеп чыгып китүчеләрдән рәхмәт сүзләрен ишетеп, аларның яңадан тормышка кайтып сау-сәламәт булып яшәп китүләре биредә эшләүчеләрне сөендерә. Тубыл шәһәренең госпиталендә 7 кеше дәвалана. (Берсе савыгып чыккан). Бүген монда районнардан килгән 61 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә. Хастаханәдән чыгарылуга 30 кеше әзер, 11 кеше чыккан.

Госпитальдә дәваланучыларның өйләренә сау-сәламәт кайтуларын телибез. Госпитальдә эшләүче батыр хезмәт ияләре алдында башыбызны түбән иябез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836