coronavirus2

tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Гарифуллиннар – себер татар мәгърифәтенең якты йолдызлары

последние и лучшие новости искусства в мире

21-2Күренекле татар мәгарифе һәм мәдәнияте хезмәткәре, ветеран педагог, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия һәм журналистлар Союзы әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераны Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина (Гарифуллина) үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылаганда иҗтимагый һәм иҗади эшләренә, үзенең узган кызганычлы, авыр тормыш юлына багышлап “Гомерем мизгелләре” (“Мгновения моей жизни”) китабын бастырып чыгарды.

Китап тышыннан бик матур, чибәр кыз карап тора.

“Минем туган авылым - Тугыз. Мин очсыз-кырыйсыз сазлыклар, исәпсез-хисапсыз күлләр, мәһабәт урманнар кочагында утырган Тугыз авылында 1926 нчы елның 7 декабрендә туганмын”, - дип китап башланып китә. Китапның беренче битеннән үк авторның туган ягына чиксез мәхәббәте, Тугыз авылына горурлык хисләре тасвирланган.

Бу китап кечкенә күләмле булса да, эчтәлеге буенча зур роман-эпопеяларга тиң. Монда себер татар халкының тарихи язмышы да, матур тормышка омтылышы да, эчтәлеге, гаделлеге, авырлыкларга түземлелеге дә чагылдырылган.

Бигрәк тә әтисе Бәдретдин Гарифулла улы һәм әнисе Маһинур апа образлары – замананың алдынгы карашлы, белемле, кешелекле, мәрхәмәтле шәхесләре.Автор үз язмышын илдә барган болганчык вакыйгалар белән тасвирлый.

“1917 елда Мәскәүдә үткән Бөтенроссия мөселманнар съезды карамагында балаларга түләүсез башлангыч белем бирү, мәктәпләрне финанслауны хөкүмәт карамагына тапшыру, төрки-татар мәктәпләрен тәмамлаучы укучыларны рус мәктәпләренә, училищеларга, югары уку йортларына экзаменсыз кабул итү кебек әһәмиятле мәсьәләләр каралган”, - дип яза Люция апа.

1920-1930 елларда мәгариф, белем бирүдә, мәдәнияттә зур үзгәрешләр булган. Авылдагы крестьян яшьләре өчен наданлыкны бетерү пунктлары, уку йортлары эшләп килә. Тугызда Бәдретдин абый Гарифуллин (Люция апаның әтисе) ШКМ (школа колхозной молодежи) ача, аннары башлангыч мәктәп ачып эшли.

Казанлы авылында да 1921 елда башлангыч мәктәп ачып, мәктәп эшләрен рәткә сала. Шул ук елны аны Сатылган авылына башлангыч мәктәп ачарга күчерәләр. Мәгариф эшендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән өметле, белемле педагогны - Бәдретдин Гарифулла улы Гарифуллинны партия иң җаваплы эшләргә билгели тора. Тубыл районы мәгариф бүлеге инспекторы, Вагай районы мәгариф бүлеге мөдире булып та эшли.

Тугыз, Казанлы, Сатылган авылларында җидееллык мәктәпләр ачып, олы җанлы, киң күңелле, халыкны кайгыртучан Бәдретдин Гарифулла улы укыту эшләрен җайга сала, мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итә.

1932 елда Казанлы мәктәбеннән Карагай мәктәбенә директор вазифасына билгеләп күчерәләр. Шул Карагай авылында Люция Бәдретдин кызы беренче класска укырга керә. Балачакның бәхетле мизгеле булып хәтердә сеңеп калган беренче укытучысы Нурдидә апа Гатиятуллинаның беренче хәрефне язарга өйрәтүе, биек ярларда үсеп утырган кара урманнар, тигез булып аккан Иртеш суы да...

1936-1937 уку елы башында Бәдретдин абый Вагай район мәгариф үзәгеннән 120 чакрым ераклыкта Янек авылында җидееллык мәктәп ачарга дигән боерык ала. Җидееллык мәктәп ачылгач, Янеккә күрше авыллардан укучылар килгәннәр.

Монда торак йортлар да, класслар ачу өчен шартлар да булмый. Авыл халкы Бәдретдин абыйга Салага (Яңа Кәешкүлгә) барырга тәкъдим итә. 12 чакрым ераклыктагы Салага сазлар аша җәяүләп барып, бердәм, тырыш, эшчән Сала халкы ярдәмендә 1936 елның октябрь аеннан башлангыч мәктәп җидееллык статус белән укыта башлый.

Мәктәп директоры – Бәдретдин Гарифулла улы. Үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, тырыш, иҗади эшләүче укытучылар коллективы булганлыктан, мәктәптә укыту-тәрбия эшләре гөрләп торган. Бәдретдин абый, татар теле укытучысы буларак, әдәбият түгәрәген оештырган, укучыларга хикәя, шигырь язу серләрен төшендергән. Яхшы язылган шигырьләрне, мәкаләләрне Мәскәүдә Муса Җәлил тарафыннан чыгарылып барган балалар журналына җибәреп торган. Кечкенәдән бик зур гаилә тәрбиясе алган Люция апа әнисе Маһинур апаны зур хөрмәт, тирән мәхәббәт белән искә ала:

«Әни әдәп-әхлак кагыйдәләренә караган тәрбия эшләре, физик хезмәткә өйрәтү кебек чараларны викториналар, “уйлап тап”, “кем тизрәк” кебек кызыклы, мавыктыргыч уеннарга бәйләп өйдә оештыра иде”. Атнаның соңгы - шимбә көнендә стена газетасы чыгаруны гадәткә керткән иде. Без барыбыз да бу көнне көтеп алабыз...»

Изил һәр газетага ат рәсеме ясап, ат турында 3-4 җөмләдән торган хикәя язган. Зәрә апалары рәсемне матур ясаганы өчен газетаның рәссамы итеп билгеләнеп куйган. Ә Люция мәктәп тормышыннан яки гаилә тормышыннан хикәя әзерләгән. Мәскәүдә чыга торган “Октябрь баласы” журналында берничә мәкаләсе бастырылып чыккан.

Бу әнисенең гаилә тәрбиясенә нәтиҗә ясап, Люция Бәдретдин кызы болай дип яза:

“Болар барысы да фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерергә, тирә-юнь белән танышырга, баланың уй-теләген белергә, алар арасында үзара дуслык тәрбияләргә ярдәм иткәннәр, һәркайсыбызның мөстәкыйльлеген хуплап, хезмәткә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгәннәр”.

Әдәби телнең иң үтемле, халыкчан саф татарча үрнәген Люция Бәдретдин кызы әтисеннән өйрәнгән. “Әтинең татар милли әдәби телен пропагандалауга, әдәби телнең нигез ташларын халыкка җиткерүдә куйган хезмәтләре чиксез”.

Шулай гаиләсе белән бергә авыл-авылдан, район-районнан күчә-күчә, себер татарларын белемле итү максаты белән мәктәпләр ачып йөргән Бәдретдин абый иң мәрхәмәтле кешеләрнең берсе. Үзен жәлләмичә эшләгән бу рәхимле кешене без зур хөрмәт белән искә алабыз. Аның исемен мәңгеләштерергә, һәйкәл куярга кирәк.

1930-1937 елларда шәхес культы котырган, вак милләтләргә каршы геноцид алып барылган, зыялыларны, күренекле мәгърифәтчеләрне юк иткән дәвер башланган. Бай һәм олы тарихлы татар халкы аеруча зур югалтулар кичергән.

Шәхес культы җилләре Гарифуллиннар гаиләсенә дә мең газаплар алып килгән.

1938 нче елда Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Шамил Усманов һ.б. “гаепле” язучыларның әсәрләрен саклаган өчен, Бәдретдин абыйны “халык дошманы”! дип эштән чыгарганнар. Төнлә Рәфыйк бабай Рябиков кереп: “Сиңа, Гарифуллин, дөреслек юллап бүген үк авылдан китәргә кирәк. Бүген төнлә сине кулга алырга мөмкиннәр. Вакыты шундый. Мин атлар җиктем, 15 чакрымга илтеп куярмын, ашык”, - дип чыгып киткән. Озак та үтмәгән, кара төндә ишек шакыганнар. Дөбер-шатыр өйгә килеп кереп, Бәдретдин Гарифулла улын эзләгәннәр, өйләрен астын-өскә актарып тентү ясаганнар. Баздан чыккан китапларны мичкә ыргытканнар. Икенче көнне салкын кыш дип тормаганнар, Маһинур апаны 5 баласы белән урамга куып чыгарганнар. “Ачлыктан, туңып үлүдән аек акыллы, эшчән, ярдәмчел Кәешкүл халкы безне коткарып калды”, - дип шатланып Люция апа китабында яза.

Шулай Люция Бәдретдин кызының шау-шулы мәктәп еллары, бала-чагының бәхетле мизгелләре кара көннәр белән үрелеп барган.

Язмышның иң ачысын, иң дәһшәтлесен 1941 елның 22 июнь иртәсе алып килгән.

18 укучы белән беррәттән Люция апа 1940-1941 нче уку елында Яңа Кәешкүл җидееллык мәктәбен тәмамлап, колхозда кыр эшләре тәмамлангач, сентябрь ае ахырында, аркаларына икмәк тутырылган капчыклар йөкләп, җәяүләп Зәрә апасы белән Тубыл педучилищесына юл тоталар. Укулар күптә башланган булса да, педучилище директоры Хөсәен абый Ильясов аларны торак йортка урнаштырып, укуга кабул итә.

Сугыш елларының мең газаплы өч елы, ачлы-туклы студент еллары күңелләрендә онытылмаслык хатирә булып саклана.

Сугышның иң дәһшәтле елларында, ачлык-ялангачлыктан интегеп, ягылмаган тулай торакның шыксыз бүлмәләрендә яшәсә дә, Люция Бәдретдин кызының белем алырга омтылышы көчле булганлыктан, бик тырышып укыган, педучилищены уңышлы тәмамлый.

Училищены тәмамлап, Люция Бәдретдин кызы Казанга юл ала, укытучылар әзерли торган институтны тәмамлый, соңыннан читтән торып педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Анда күренекле шәхесләр, язучылар, шагыйрьләр белән очрашалар. Барлык институтта үткәрелгән кичәләрдә бик актив катнаша, белем диңгезендә йөзә, мәдәният кочагында назлана.

Институтны тәмамлап, туган ягына, Төмән өлкәсенә татар теле укытучысы булып кайта. Төмән районының бик күп татар мәктәпләрендә эшли. Тормыш иптәше Хатыйп Хәбибуллин белән Акъярда үзләре өй төзеп, бик яхшы яшиләр, шунда укыталар.

Тел-әдәбият укытучысы буларак, Люция Бәдретдин кызы укучыларында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын хөрмәт итүне үзенә максат итеп куйган. Моның өчен күп эзләнергә, иҗади эшләргә туры килгән.

1960 нчы елларда татар мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытылмый башлаган. Бу проблема белән өлкә семинарларында, Казан, Уфа, Тубыл шәһәрләрендә үткән фәнни-практик конференцияләрдә эчтәлекле докладлар белән чыгышлар ясап торган, Акъяр мәктәбе Төмәндә үткән фәнни-практик конференцияләрнең практик өлеше, өлкә мәктәпләре өчен терәк мәктәп булган.

Кызганычка каршы, мин татар теле һәм әдәбиятын укыткан дәвердә (1990 елларда) Люция апаның дәреслек-кулланма методик “Туган як әдәбияты” китабы юк иде, куллана алмадым. Хәзер шул китапны укыйм да: “Нинди рәхәт хәзерге әдәбият укытучыларына, себер татар язучыларының, шагыйрьләренең әсәрләренә, шигырьләренә әзер анализ сораулары бирелгән», - дип уйлыйм.

“Гомерем мизгелләре” китабында минем туган авылым Яңа Кәешкүл (Сала) халкының кешелеклелеген, ярдәмчеллеген, тугрылыгын күрсәтә белгән Люция апага мин мең рәхмәтлемен. Аның иҗатына, фидакарь хезмәтенә галимнәр, тел белгечләре, шагыйрьләр зур бәя биргәннәр.

44 ел гомерен татар мәктәбенә, татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина лаеклы ялга чыкканнан соң, ике зур фәнни монография нәшер итте, 200 дән артык фәнни мәкалә авторы да. Аның язмалары “Яңарыш”та, “Мәдәни җомга”да, “Шәһри Казан”да, “Сөембикә”дә, “Ак калфак”та дөнья күрә.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836