Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские школьники-льготники получают продуктовые наборы. Төмән өлкәсе мәктәп укучылары уку елы тәмамлануга карамастан, 31 майга кадәр азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителә. Ташламалы категориядәге барлык укучыларның тиешле исемлекләре һәр мәгариф учреждениесендә бар. Җыелмаларны ата-аналар ала, һәркем өчен вакыт һәм барлык санитар нормаларны үтәп алу урыны билгеләнгән. 1-8 сыйныфлар укучылары 15 майда укуларын тәмамладылар.

* * *

Укусил клещ: куда звонить, куда обращаться. Куркыныч сезон башыннан 5,2 мең тирәсе төмәнле талпан тешләүдән зарар күрде. Кемнәр бу сәбәп белән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән, шуларның 1,4 меңгә якыны – 14 яшькәчә балалар. Бүгенге көндә өлкәдә талпан энцефалиты, боррелиозы белән авыру теркәлмәгән. Төмәндә бөҗәк тешләсә, өлкә инфекция клиник шифаханәсенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк (Ленин урамы, 69 йорт). Талпан инфекциясен профилактикалау буенча Роспотребнадзорның кайнар линиясе телефоны: 8-904-492-92-30.

* * *

В ТВВИКУ состоялся досрочный выпускной. Маршал Прошляков исемендәге югары хәрби-инженер команда училищесы 200дән артык офицерны тормыш юлына озатты. Россиялеләр белән бергә уку учреждениесен 60 чит ил гражданы тәмамлады. Алар да беренче тапкыр офицер дәрәҗәсен алдылар.

* * *

В Тюменской области во время пандемии 200 пар женились без свидетелей. Алар туй көнен кичектерми һәм кунакларны чакырмыйча гына, тыйнак теркәлергә карар кылдылар. Хөкүмәт карары буенча, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр никах теркәү һәм аерылышу буенча дәүләт теркәве тукталды. Туйлар бары тик Россия законнарында каралган аерым очракларда гына рөхсәт ителә. Йөклелек, бала туу, бер якның тормышына турыдан-туры янау турында бара. Шул ук вакытта никахны бары тик яшьләр барында, ЗАГС бүлегенә чакырылган кешеләрдән башка гына теркиләр.

* * *

Новый сорт картофеля появится на полях агрофирмы “КриММ”. “Терра” бәрәңгесенең яңа Россиядә конкурентлыкка сәләтле сортын “КриММ” агрофирмасы патентлады. Сорт дәүләт сынавын 2018 елдан бирле уза. “Терра” супериртә сортларга карый. Беренче уңышны июль урталарында җыеп алырга була. Утыртылганнан соң 60 көн узгач, гектардан 20-25 тонна алырга мөмкин. Сортның потенциаль уңышы – гектардан 55 тоннага кадәр. Ул эсселеккә һәм корылыкка югары тотрыклы, авыруларга каршы яхшы тора.

* * *

Тюменские больницы получают благотворительные поставки специализированного питания для тяжелых больных. “Нуризон” җитди инфекция кичергән авыр авырулар өчен өстәмә яки төп туклану сыйфатында кулланыла торган балансланган составлы махсус туклыклы катнашма. “Данон-Россия” компаниясе хәйриясе белән 1 нче өлкә клиник, инфекция клиник шифаханәләренә 500 һәм 450 литр “Нуризон” озатылды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума