Материалы

Себер татарларының тарихи мирасы белән танышырга һәм бөек хан, шәехләрнең токымнары янында кунакта булырга чакырабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе «Наследие» региональ татар иҗтимагый оешмасы һәркемне “Искер-җыен” 13 нче халыкара себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы фестивалендә катнашырга чакыра.

Программада:

5 августта «Искернең тарихи язмышы» дип аталган 14 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак.

6 августка Хатым-аш, халык һәм спорт ярышлары, артистлар чыгышы, «Искер-җыен» фестиваль-конкурсы билгеләнгән.

7 августта 15.00 сәгатьтә - Тубылда «Синтез» мәдәният сараенда фестиваль җиңүчеләренең йомгаклау гала-концерты.

Себер татарларының тарихи ватаны Себер дәүләтенең башкаласы Искер шәһәрендә - хан җирендә барлык дусларны кабул итәргә әзерләр.

Белешмәләр өчен телефон: 8-982-920-02-03.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума