Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Абруйлы исем алуы белән котлыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөтендөнья татар конгрессы оештыруында 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Анда дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен Россиянең 77 төбәгеннән меңнән артык дин әһеле җыелды. Алар арасында Төмән өлкәсеннән 35 делегат катнашты. 17 май көнне «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә делегатлар «Russia Halal Exро 2024» күргәзмәсе белән таныштылар. Икенче көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узды, аннары делегатлар төркемнәргә бүленеп, өч фикер алышу мәйданчыгында эшләделәр. «Казан» агросәнәгать паркында Россиянең 20 төбәгеннән хәләл ризык җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим иткән «Kazan Halal Market 2024» ярминкәсендә булдылар. Форумның өченче көнендә дин әһелләре һәм эшмәкәрләр Болгар шәһәрендә узган «Изге Болгар җыены» тантанасында катнаштылар.

21-1

Бу форум Төмән делегатлары өчен тагын да онытылмаслык мизгел бүләк итте. «Милли тормыш һәм дин» форумының ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәгенең иҗади хезмәткәре, оркестр–кеше Әбүзәр Миңнебаевны татар мәдәниятен үстерүгә керткән олы хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән абруйлы исем бирелүе белән тәбрикләп, тантаналы рәвештә бүләкне тапшырды. Без Әбүзәр Хәйдәр улын бу дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән бар күңелебездән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер һәм иҗади уңышлар телибез.

Әбүзәр Миңнебаевны өлкәнең бер татар авылында да белмәгән адәм юктыр. 40 елга якын себер татарларының мәдәниятен күтәрү һәм үстерү эшенә бөтен көчен куя дисәк, бер дә арттыру булмас. Бүгенге көнне генә алганда да, ул Төмән татар мәдәният үзәгендә «Умай» фольклор, «Әмәл» уен корал ансамбльләрен җитәкли. Шул ук вакытта Төмән районы, Муллаш авылы клубында балаларны курайда уйнарга өйрәтә, өлкәннәрне гармунда уйнап җырлата. Болардан башка ул әле Түбән Тәүде районы, Тарман авылында «Саз» (җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова) фольклор һәм Ялутор шәһәренең «Сандугач» (Зөһрә Кожевникова) халык җыр ансамбльләренең музыкаль җитәкчесе дә. Шул ансамбльләр белән өлкә, бөтенроссия күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә катнашып, гел мактаулы исемнәр яулап торалар. Әле бит 40тан артык баланы курайда уйнарга өйрәткән остаз дуслары белән курай, сорнай, барабан, кубыз, думбра кебек татар халык уен коралларын да ясый, гармун, баяннар ремонтлый.

Әбүзәр Миңнебаев Татарстанның Саба районы, Олы Кибәхуҗа авылында биш бала арасында иң зурлары булып дөньяга килә. Әтисе, авылның оста гармунчысы, гомер буе шофер булып эшли. Моңлы тавышлы әнисе авыл мәдәният йорты җитәкчесе вазифасын башкара. Ата-ананың сәләтләре улларына күчеп, Әбүзәр күпкырлы талант иясе булып үсеп җитә. 4-5 нче сыйныфларда укыганда озын чыбыркы сөйрәп көтүгә йөргәндә авыл әбиләре 15-20 тиен түләп үзләре өчен көтү көттерәләр. Табигать кочагында биек тау башларына менеп ул курайда яңа көйләр уйнарга өйрәнә. Ә уйнарга аны Казаннан концерт белән килгән артист өйрәткән була. Егетнең сәләтен һәм үҗәтлеген күреп, ул кураен бүләк итеп калдыра. Әбүзәр Хәйдәр улы 8 сыйныфны тәмамлап, Алабуга мәдәният училищесына укырга керә.

Икенче курста укыган чакта, сеңелесе Айсылуга 8 генә ай булганда, әниләре үлеп китә. Гаиләгә килгән олы кайгыны балалар бик авыр кичерәләр. Әбүзәр Хәйдәр улы, әтисенә эне-сеңлеләрен аякка бастырырга булышыр өчен, укуын тәмамлап, авыл мәдәният йортына, әнисе урынына җитәкче булып эшкә кайта. Озакламый, 59 яшен тутырып кына, әтиләре дә мәңгелек дөньяга китеп бара. Әбүзәр Хәйдәр улы бертуганнары өчен әти-әни урынына кала һәм бүгенге көндә дә ул алар өчен беренче ярдәмче, киңәшче дә, кирәккәндә юатучылары да. Үзгәртеп кору чоры аңа сәнгать эшеннән китеп, Себер ягына юл тотарга мәҗбүр итә. Төмән җиренә килгәч, ЗАО «Бойлер» фирмасында тәэминатчы (снабженец) булып озак еллар эшләргә туры килә. Җитәкчесе Фәүдәт Гарипов үзе дә иҗат кешесе булып, ял көннәрендә бергәләшеп «Төзүче» милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге уздырган чараларга йөри. Шул чак «Төмән нурлары» ансамбле җитәкчесе Фәрит Хәкимов белән танышып, ул аны ансамбльгә уен коралларында уйнарга чакыра. 1990-1996 нчы елларда алар бергә Сабантуйлар оештырып, спектакльләр куеп, чит төбәкләрдә узган бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар... Берничә ел «Этнос» балалар үзәгендә балалар белән эшли. Һәм, ниһаять, 2010 нчы елда аны Төмән шәһәр мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Кәримова үзенә эшкә ала. Шуннан бирле ул үз урынында, яраткан шөгылен яратып, зур җаваплылык белән башкара. Төмән шәһәренә килгәч, тормыш иптәше Фәния Качкали кызы белән гаилә корып, Боровой поселогында үз йортларын төзеп, хуҗалык булдырып, 3 баланы тәрбияләп үстерәләр. 2007 елда Әбүзәр Хәйдәр улы хатыны белән бергә намазга басалар һәм мәчет эшендә актив катнашалар. 2013 нче елда, ул чакта өлкә Диния нәзарәте мөфтие вазифасын үтәүче Галимҗан хәзрәт Бикмуллин ярдәме белән аңа хаҗ сәфәренә барып, хаҗ гамәлләрен төгәллек белән үтәп кайтырга насыйп була.

Әбүзәр Хәйдәр улы үзенең шатлыгы белән уртаклашып: «Әйе, чынлап та, бу көннәрдә телефоным бер дә тынмый. Һәр яктан шалтыратып котлыйлар, моңа мин бик шатмын. Димәк, халык эшемне күрә һәм югары бәяли. Шуңа татар халкыма, гомумән, якташларыма рәхмәтлемен. Бу бүләкне тапшырган Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, аны алырга ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына, аның өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйровка, хезмәткәре Зилә Юсуповага, хезмәттәшләрем - татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбировка, Стелла Шакирова, Камилә Фәхретдиновага рәхмәтләрем зур. Үземне гафу итмәс идем, әгәр бу шатлыклы көндә хезмәтемне югары бәягә лаек дип, документлар җыя башлаган мәрхүмә, «Фольклор» өлкә фестивален оештыручы Вәлимә апа Ташкалованы һәм шәһәр татар мәдәният үзәгенең элекке җитәкчесе Лилия Кәримованы рәхмәт сүзләре белән искә алып, аларның рухларына дога кылмасам. Шулай ук минем өчен чын күңелдән шатланган милләттәшләремә рәхмәтлемен», - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836