Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Май бәйрәмнәре, бигрәк тә Җиңү көннәре күңелләрне күтәреп, кешеләрдә яшәү дәрте уятып матур үттеләр. Җиңү бәйрәме алдыннан Президентыбыз Владимир Путинның үз вазифасын кабул итү тантанасы да, киләчәгебез якты, тыныч булачагына ышаныч уятып, вакытлы чара итеп оештырылды. Телевизор аша булса да шатланып, зур хисләр кичереп яшәдек шул көннәрдә. Украинада барган махсус хәрби операция безнең җиңүебез белән бетәчәгенә зур өметләр баглыйбыз, анысы өчен көне-төне зур теләкләр белән яшибез.
Җиңү бәйрәме шатлыгын шәһәрләрдә генә түгел, ә кечкенә авылларда да сизәргә насыйп итте. Миңа һәр елны 9 май көнне педагогик хезмәт ветераны, татар халкына тугрылыклы хезмәтем өчен Конгресс тарафыннан тапшырылган медаль иясе буларак, үзләренең котлаулары һәм күчтәнәчләре белән мәктәп укучылары килеп керәләр.
Быел Санникау авыл хакимияте җитәкчесе Ольга Береснева, ветераннар советы рәисләре, Фәүсия Мәмәтова һәм социаль хезмәткәрләр бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр тотып өйгә ук килеп керделәр. Шул хөрмәткә ирешүем, билгеле, мине чиксез шатландырды һәм дулкынландырды. Аннан бикле мәктәп ишек алдында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына урнаштырылган һәйкәл янында митинг та үтте. Мин генә түгел, барлык авыл халкы исеменнән оештыручыларга рәхмәтләребез чиксез.
Тик балалар саны аз булу сәбәпле, 40 ел гына эшләп килгән (1978-2018) мәктәпнең хәзер бикле утыруы эчне пошыра. Ичмасам башлангыч класслар гына сакланып калмады, дип сыкраналар ата-аналар. Мәктәп булмагач, авылның киләчәге дә өметсез, яшь гаиләләр китә баралар. Ярый әле, халык күңелен әзрәк тынычландырып, төрле чаралар оештырырга (билгеле - дин юлында) Пушнаш авылы янында бик мәһабәт мәчет төзелеп эшләп китте. Аның хуҗасы Пушнаш егете Шамил Айнетдиновка һәм аның гаиләсенә Аллаһы рәхмәтләре төшсен. Вакыт-вакыт мәчеттә бала-чаганы да очратабыз, ә аларның күбесе татар телендә сөйләшмиләр. Шуның өчен күп чараларда мин: «Татар милләте сакланып калсын дисәгез, балаларыгызны татарча сөйләшергә өйрәтегез, милләтеңне, динеңне югалтмыйча яшь буынга җиткерәсе бар бит», - дип кабатлыйм. Тубыл районы мәктәпләрендә татар телен укыту да кирәкмәс дәрәҗәдә булуы күңелләрне борчый. Газета укучыларым, мине гафу итегез, мәкаләмне шатлык хисләреннән башлап, борчылулы уйлар белән тәмамлавым өчен. Ничек кенә булмасын,
«Тормыш матур аны сөйгәннәргә,
Матурлыгын күрә белгәннәргә.
Аллаһы Тәгаләм, рәхмәт сиңа
Бу тормышны безгә биргәнеңә», - дип югары нотада тәмамлыйм үземнең язмамны.
Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.