Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Апрель аенда язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевкә 107 яшь тулган булыр иде. Традициягә кергән язучының тормыш һәм иҗат юлына багышланган викторинаны Тубыл шәһәре себер татарларының милли-мәдәни автономиясе үткәрде. Елдагыча сорауларны педагогик фәннәр кандидаты, себер татарлары автономиясе әгъзасы, язучыны яхшы белгән Клим Садыйков әзерләде. Апрель дәвамында барган викторинага нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне 13 май көнне Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни мәктәбенең музеенда бүләкләделәр. Клим Солтан улы әйтүенчә, катнашучыларның күпчелеге нәкъ бу мәктәптә укыйлар һәм эшлиләр. Кече яшьтәге катнашучылар арасында беренче урынга Арина Сәитова (15 нче мәктәп укучысы), икенче урынга Илдана Янгулова (15 нче мәктәп укучысы) лаеклы була.
Өлкән яшьтәге катнашучылар арасында беренче урын Фәния Төхвәтуллинага (Төмән), икенче урын Равилә Кутумовага (Тубыл) бирелә.
Һәр елны викторинага сораулар әзерләүче, жюри рәисе Клим Садыйков: «Бәйгеләр, викториналар үткәрү җиңел эш түгел. Нигезләмә эшләнә, алдагы еллардагы катнашучылар белән тыгыз элемтәдә эш алып барыла, реклама, җиңүчеләргә бүләкләр булдыру да кирәк. Шуңа күрә, этномәдәни мәктәпләргә актив булырга, җирле язучыларыбызның иҗаты белән кызыксынырга, мондый чараларда катнашырга чакырабыз», -- диде.
Чараның төп оештыручысы, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә ханым Тычинских: «Бу кирәкле, мөһим юнәлешне ел саен үткәрүдә ярдәм итүчеләргә, Клим Солтан улына рәхмәтлемен. Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырдык. Аларны алуда ярдәм иткән Зәнкиевләр гаиләсенә рәхмәт сүзләрен юллыйм. Яшь буын өчен кирәкле, мөһим бәйгеләрнең дәвамы булсын иде. Җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга яңа үрләр яуларга язсын. Якуб Зәнкиевнең иҗаты хөрмәткә лаек. Язучының иҗатына багышланган викторинада киләсе елларда катнашучыларның саны күбрәк булыр дип ышанасы килә. Җирле авторларыбызның иҗаты да игьтибарга лаек», - дип теләкләрен, тәкъдимнәрен әйтте.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: оештыручылар җиңүчеләр белән.