Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Картатам белән горурланам!

последние и лучшие новости искусства в мире

28 май - Чик сакчылары көне, мин үземнен картатам Файзиәхмәт Юсупов турында язарга булдым, чөнки ул армия сафларында Кытай чигендә чик сакчысы булып хезмәт иткән.

Төмән районы, Муллаш авылында 1957 елның 14 январенда зур гаиләдә дүртенче бала булып Файзиәхмәт Юсупов дөньяга килә. Әтисе Нуриәхмәт Вафа улы - элемтәче, ә әнисе Хәлимә Сабур кызы совхоз конторында җыештыручы булып эшлиләр. Алар авылда ихтирамга лаек кешеләр булалар, әтисе Нуриәхмәт абый бик оста мич чыгара, аның салган мичләре кайбер кешеләрдә һаман да саклана.

1964 елны картатам укырга керә. Ул хезмәт сөючән, сабыр, тәртипле бала булып үсә, каникул вакытларында печән вакытында ат белән печән җыя. 1972 елны Муллаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый.

21-33

Шул ук елны «Тюменский» совхозында тагылмачы (прицепщик) булып эшкә урнаша. Соңрак Төмәндә «ДОСААФ» оешмасында шоферлар курсына укырга керә һәм III класслы машина йөртүче таныклыгын алып чыга. Московский поселогында «Тополя» совхозында автослесарь булып эшли.

1975 елның май аенда армия сафларына алына, Кытай чигендә чик сакчысы булып хезмәт итә. Яхшы хезмәте өчен аңа II дәрәҗәдәге «Чик сакчылары гаскәрләре отличнигы» медале бирелә һәм сигез айдан туган якларына кайтырга берничә көнгә ял бирәләр. Хәрби бурычын үтәп кайткач, шул ук елны машина йөртүче булып эшкә урнаша.

Авылдашы һәм классташы Вәсилә Назметдинова белән тормыш коралар. Көтеп алган уллары Руслан дөньяга килә. Яхшы хезмәте өчен аңа өр-яңа эш машинасы бирәләр.

1980 елны гаиләсе белән туган Муллаш авылына кайта. Биредә кызлары Юлия туа. Яңа йорт салып чыгалар, 1985 елны икенче кызлары - Дания, ә 1989 елны тагы бер егет Данил аваз салалар.

Картатам Украинадан, Мордовиядан машиналар ташый. Дөньялар үзгәреп тора, 10 ел эшләгәч ярдәмче хуҗалык та бетә. 1991 елны ул «Рощино» аэропортына эшкә урнаша. Биредә 20 елга якын грамоталар, премияләр алып хезмәт итә, берничә мәртәбә аны ял итәргә санаторий, курортларга да җибәрәләр.

2013 елны картатам эштән китәргә мәҗбүр була. Ләкин ул тик ятмый, күп итеп атлар, сыерлар һәм сарыклар асрый, якыннарына ярдәм итеп яши. Балаларын укытып, туйлар ясап, һәрберсен олы тормыш юлына озаттылар. Хәзерге вакытта сигез оныкларына сөенеп яшиләр. Мин картатамны бик яратам, ул миңа үрнәк. Мин аңа каникулларда hәрвакыт булышам, бергә балык тотабыз, печән әзерлибез. Урманга йөрибез. Картатам бик атлар ярата, киләчәктә мин дә атлар белән буласым килә.

Кадерле кешемне Чик сакчылары көне белән тәбриклим. Аңа озын гомер, саулык- сәламәтлек телим.

Раиф Мөхәмәдзянов, Төмән районы, Талымхан урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836