Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әле генә башланган уку елы тәмамланып та килә. Соңгы уку ае төрле чараларга бай булды. Безнең Тугыз урта мәктәбе шул чараларның берсен дә читләтеп үтмәде диярлек. Майга керер алдыннан авыл администрациясе белән берлектә язгы өмәдә катнаштык: укытучылар, укучылар, мәктәп хезмәткәрләре мәктәп тирәсендәге чүп-чарны тазартып, авыл урамнарын да чистартып үттек. Күмәк хезмәт - күбәләк, ди бит халык. Җиңел генә, тиз генә авылыбыз әллә ничек сафланып, ямьләнеп тә китте. Кызганычка каршы, 1 Май - яз һәм хезмәт көненә багышланган концерт программабыз башкарылмыйча калды, чөнки су күтәрелү афәте башланды. Көннән-көн күтәрелгән су күңелләргә куркыныч салса да, 9 нчы Майга багышланган барлык акцияләр, чараларга җитди әзерлек барды. 1-11 сыйныф укучылары сугыш еллары җырларын өйрәнделәр, сугыш турында да җырлар әзерләделәр. Мәктәп белән авыл мәдәният йорты бик тыгыз мөнәсәбәттә эшлиләр, шуннан файдаланып укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт 7 май көнне клубыбыз сәхнәсеннән күрсәтелде. Педагог-оештыручы Лилия Насыйбуллина һәм мәктәп президенты - 11 нче сыйныф укучысы Гөлмира Шәрипова концерт программасын бик матур, эчтәлекле рәвештә алып бардылар.
Җиңү көненә багышланган Җиңү тәрәзәләре, Георгий тасмасы, он-лайн Үлмәс полк акцияләрендә катнашмаган укучы калмады. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары үз укытучылары (Камилә Сөләйманова, Әйтбикә Сөләйманова, Вәлия Рамазанова һәм Гөлшат Рәхмәтуллина) белән активлык һәм иҗадилык күрсәттеләр.
Авылда 9 Май көненә багышланган тантаналы митинг үтте, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, укучылар, укытучылар, ветеран оешмасы әгъзалары катнашында концерт та гөрләп үтте. Бу чараны авылыбызның күренекле кешеләре яратып кабул иттеләр, мактадылар.
Авыл мәдәният йорты чын мәрхәмәтле җаннар үзәгенә әверелде. Монда барлык авыл халкы, олысы-кечесе, махсус операциядә катнашучылар өчен челтәр үрә. Бу фидакарь акциядә укучылар да актив катнаша. Үзәк өзгеч махсус хәрби операциянең тәмамлануын теләп һәр тасма кисәгенә тынычлык өметен бәйләп җибәрәбез кебек. Авылыбыздан киткән һәр солдатның чираттагы ялга кайтуы - безнең өчен бәйрәм. Бу очрашуларга мөмкинлек табып һәркем килергә тырыша. Мондый эшләрне авылыбыз китапханәчесе Гөлназ Хәбибуллина оештыра. Ул мәктәп белән дә тыгыз мөгамәләдә эшли: китапханәче буларак та, ике укучының әнисе буларак та үрнәк.
Мәктәптә имтиханнарга, соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерлек бара. Шул ук арада төрле бәйгеләр дә оештырыла. Укучылар һәм укытучылар клуб хезмәткәрләре Туктабикә Садыкова, Зөлхәйдә Сәйдуллина җитәкчелегендә Тубыл шәһәрендә регионара «Язгы моңнар» җыр, бию һәм нәфис сүз осталары конкурсында катнашып һәр әзерләнгән бию өчен призлы урын алып кайттылар. Авылыбызда атаклы булган «Бәхет» һәм «Алма» җыр һәм бию ансамбльләре икенче һәм өченче урыннарны яуладылар, ә нәни биючеләребез Софья Головина һәм Азалия Мамаева һәр бәйгедә сынатмыйлар. Беренче тапкыр башкорт биюен башкарган Ләйсән Маматуллина да урынсыз кайтмады. Шулай ук өч укучыбыз: 6 нчы сыйныф укучысы Рената Насыйбуллина, 7 нче сыйныфтан Фәйрүзә Хәбибуллина һәм Диләрә Насыйбуллина «Без җиңүчеләр варислары» дигән муниципаль нәфис сүз осталары бәйгесеннән икенче һәм өченче урыннарны яулап кайттылар. Тагы ике укучыбыз, җырга һәвәскәр кызларыбыз, Элиза Арипова һәм Арина Сәйдуллина җыр бәйгесендә катнашып беренчелекне яуладылар.
Үткән елда 100 еллыгын бәйрәм иткән мәктәп гөрләп тора. Көн саен диярлек коридорда ата-аналар белән очрашабыз: ата-аналар җыелышларына килүчеләр, соңгы кыңгырауга әзерлек өчен йөрүчеләр, җәйге ял итү лагерена гариза язучы әниләр һәм әтиләр белән очрашу үзе бер шатлык! Май тәмамлана, алда укучыларны һәм укытучыларны җаваплы көннәр көтә, ә мәктәпнең шау-шулы гомере дәвам итә.
Венера ИБУКОВА,
мәктәп методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Вагай районы, Тугыз авылы.
Рәсемнәрдә: «Бәхет» ансамбле, челтәр үрәбез.