Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ватан сугышы ветераны Камал Моратов 1262 нче артиллерия полкында, 3 нче Белоруссия фронтында барган сугышта катнаша, 186 нчы артиллерия бригадасының 368 нче артиллерия полкы батарея командиры була. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Камал Әбделмәҗит улы 5 орден белән бүләкләнә: «Сугышчан һәм хезмәт Кызыл Байрагы», I һәм II дәрәҗәдәге «Ватан сугышы», «Кызыл йолдыз» орденнары. «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре һәм юбилейлы медальләргә лаек була.
Тубыл шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган якташларыбызның истәлегенә багышланган монументта Камал Моратовның исеме куелган. 15 нче мәктәп фасады диварында сугыш ветеранына багышланган истәлек тактасы урнаштырылган. Туган иленең патриоты Бөек Ватан сугышыннан соң Тубыл шәһәрендә 30 елдан артык 15 нче мәктәп директоры булып эшли.
Камал Моратовның сугыштагы батырлыклары турында яшь буын белергә тиешлеген истә тотып 15 нче мәктәп директоры Әлфия Петухова, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, укытучылар коллективы, укучылар, улы Динар Моратов һәм якын туганнары «Герой йолдызы»н кую акциясендә катнаштылар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, сугышта каһарманлык һәм батырлык күрсәткән Камал Моратов яшәгән 7 микрорайондагы 2 йорт диварында «Герой йолдызы» урнаштырылды. Тубыл шәһәре батырлары белән дан тота. Әлеге «Герой йолдызы» яшь буынга үрнәк, истәлек һәм якты маяк булсын. Хәтер буыннан буынга күчеп саклансын.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Динар Моратов, Сәет Хисмәтуллин, Әлфия Петухова.