Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Җир шарын ике тапкыр әйләнгән Дәүләт абый

последние и лучшие новости искусства в мире

2019 елның 17 нче август көнне Төмән шәһәреннән имамнар төркеме Түбән Тәүде районы, Киндерле авылына юл тоттык. Монда безнең зур хөрмәткә лаеклы дустыбыз - аксакал Дәүләт абый Хәбибуллинның 90 еллык юбилей тантанасы көтә иде.

21-8-25

Юбиляр абый рәхәтләнеп үзенең «Волга» машинасына утырып авыл-район күләмендә, кирәк булса, өлкә башкаласы - Төмән шәһәренә дә барып кайта иде. Яшь вакытында Дәүләт абый СССР флотында, сәүдә пароходчылыгында эшләгән. Ә күпләр авылда абыйның диңгез дулкыннарын ерып, сәүдә юлында җир шарын ике тапкыр әйләнеп чыкканын, ике тапкыр шушы хезмәттә пароход белән экваторны үтеп киткәнен белми иделәр. Әлбәттә, абыйның сәүдә юлларын, аның онытылмаслык, сокланырлык океан-диңгезләрне үтеп йөргәннәре безне хәйран калдыра.

Абыйның юбилей чарасына мин алдан ук китаплар кибетенә кереп иң зур булган - ике метрлык озынлыктагы бөтен дөнья картасын алып килгән идем. Истәлекле җыелышта Дәүләт абый белән икебез тарих дәресе үткәрдек. Картаны элдек, минем кулымда бер ярым метрлык указка. Дәүләт абый әйтеп бара, ә мин картадан күрсәтеп торам. Иң беренче, 1953 ел, Владивосток шәһәреннән «юлга чыктык», диңгезләр аркылы барабыз: Вьетнам, Малайзия, Индонезия, Һинд океанында (Индийский океан) Цейлон утравы - Шри-Ланка иленә килеп җиттек.

- Монда нәрсә эшләдегез? - дигән сорауга:

- 400 мичкә пальма маен төядек, - дип әйтте. Әкренләп, алга таба Аден култыгына килеп җиттек, аннары Кызыл диңгезгә кереп киттек. «Суэц каналын үткәч, кайда туктадыгыз?» - дигән сорауга, Дәүләт абый тиз генә: «Сәид дип аталган портта туктадык», - дип әйтеп бирде. Юлыбызны дәвам итәбез «Эгей диңгез, аннары Мәрмәр диңгезе, Босфор бугазын үтеп Одесса шәһәренә килеп туктадык, монда бөтен булган йөкне төшердек, шулай ук монда тиешле булган эш хакы - акча алдык», - диде Дәүләт абый. Моннан соң инде безне икенче сәфәр көтә. Кара диңгез аркылы, аннары Урта диңгез, Испания, Атлантик океанын үтеп чыгып Кубага килеп җиткәннәр, монда инде алар камыш шикәре төягәннәр. Аннары Панама каналы аркылы Канада, Ванкувер шәһәрендә бодай алынган. Моннан соң, пароход Тын океан аркылы Владивосток шәһәренә юл тоткан. Бик кызык булган сәяхәтне, Дәүләт абыйның сөйләгәннәрен җыелган халык шаккатып тыңладылар, алкышлап утырдылар. Безнең аксакал 9 ел дәвамында океан-диңгезләрне ерып йөргән, цунами, каты штормнар, биек дулкыннар арасын үтеп чыгарга туры килгән аңа. Флоттан азат ителгәч, Дәүләт абый туган авылы - Киндерледә почта начальнигы, хайваннар фермасы житәкчесе, зоотехник булып эшләгән. Ә инде 1997 елдан бирле Дәүләт абый үзен дини эшләрне башкарырга боера. Күп елгы изге, Аллаһы юлындагы хезмәтен әйтеп бетерерлек түгел.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә,  караңгы каберләре якты, авыр туфраклары җиңел булсын. Ин ша Аллаһ.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

P.S. Газетабызның дусты Дәүләт абый Хәбибуллинның вафатын редакциябез белән авыр кичердек. Аның тормыш иптәше, актив хәбәрчебез Динара апаның, бала-оныклары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз, сабырлык, сәламәтлек телибез. Дәүләт абыйның урыны җәннәттә булсын.

«Яңарыш» редакциясе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836