Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә, Тубыл районының Күкрәнде авылы халкы да дулкынландыргыч мизгелләр кичерде. Мәчет территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларыбыз истәлегенә искесе урынына яңартылган һәйкәл ачу тантанасы узды.
Бәйрәмчә бизәлгән һәйкәл янына һәркайсы кулына гаиләләреннән сугышта катнашкан якыннарының портретларын тотып килгәннәр.
Күкрәнде авылыннан да 120дән артык ир-ат сугышка китеп, күбесе туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады... Бүген инде, кызганычка каршы, исән кайтканнарының да берсе дә арабызда юк.
Бәйрәм чарасын алып баручылар - мәктәп директоры Эльвира Юлташева һәм татар теле укытучысы Лилия Латыйпова тантаналы митингны ачарга дип, сүзне авыл мулласы Күчем хәзрәт Гайсинга бирделәр. Ул җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, бу чараның әһәмиятен, Бөек Җиңүнең кыйммәтлелеген, сугыштан кайтмаган авылдашларны искә алып, тыныч тормыш теләде.
Хыялларны чынга ашыру өчен финанс мөмкинлекләр дә кирәк әле. Авылның патриотлары булганда, ул ягы да хәл ителә. Һәйкәлне яңарту проектын башыннан ахырына кадәр үз өстенә алган «Якташ» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әкрәм Ибраһимов спонсорлар табып, кирәкле төзү материаллары булдырып, авылдашлары көче белән бу изге эшне бердәм башкарып чыктылар.
Шулай ук җылы котлау сүзләре белән һәйкәл ясауда зур өлеш, матди ярдәм күрсәткән хөрмәтле кунаклар - Тубыл районы хакимияте башлыгы урынбасары Максим Александров, Кутарбитка авылы хакимияте башлыгы Светлана Каммерцель, ООО «Промтехнологии» генераль директоры Алексей Тандалов, шәхси эшмәкәр Радик Халиуллин, Ханты-Мансийск автоном округы Думасы рәисе киңәшчесе Илшат Ниязов та чыгыш ясадылар.
Яңа һәйкәлне ачу - кызыл тасманы кисү миссиясе Тубыл районы башлыгы урынбасары Максим Александровка һәм сугыш чоры баласы Зиннәт абый Рәхимбакиевка бирелде. Күз явын алырдай, кирпечтән салынган шушы мемориаль тактада Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан кайтып вафат булган 123 якташыбызның исем-фамилияләре язылган. Ә һәйкәл өстендә кайгы һәм хәсрәтне символлаштыручы - «очып баручы» торна сыннары куелган. Әйтерсең, алар яу кырыннан кайтмаган батырларыбызның кайнар сәламнәрен җиткерә сыман.
«Без бу вакыйгага 2 ел әзерләндек. Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә беренче һәйкәл 1994 нче елда авылдашыбыз Хәмзә Корманов инициативасы белән салынган иде. Кызганычка каршы, бүген ул арабызда юк. Башлаган эше дәвамлы булсын дип, без һәйкәлне яңартырга булдык. Бу эштән читтә калмаган һәркайсына «Якташ» исеменнән рәхмәтләремне белдерәм», – дип сөйләде чыгышында Әкрәм Галимҗан улы.
Изге эштә ярдәм күрсәткән спонсорлар – өлкә Думасы депутатлары Андрей Моргун, Александр Зеленский, шәхси эшмәкәр Радик Халиуллин, ООО «Промтехнологии» генераль директоры Алексей Тандалов, ООО «Плюс» генераль директоры Валерий Бакшеев, ООО «Милтраст» директоры Дмитрий Казарнович, «НПО Арктик-Промизыскания» генераль директоры Реваль Хөснетдинов, ООО «Новострой» директоры Артур Оганесян, ОАО «Тюменский речной порт» директоры Сергей Федоров, Төмән шәһәре башлыгы киңәшчесе Геннадий Федоров, Төмән өлкәсе буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 8/ПСО җитәкчесе Виталий Коньков, авылдашыбыз Илшат Ниязов. Һәйкәл эскизы авторы рәссам-бизәүче Рәшит Атульшин булды, һәйкәлне Зиннур Байнашев җитәкчелегендә ташчы, үз эшенең остасы Рәшит Ниязов салып чыкты. Төзү материалларын авылга кайтаруда Нәҗип Ваһапов ярдәм итте.
Һәйкәлне төзүдә катнашучыларга, ярдәм итүчеләргә Кутарбитка авылы администрациясе һәм «Якташ» оешмасы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәктәп коллективы, укучылар, авыл үзешчәннәре сугыш чоры җырларын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
Митингта катнашучылар сугышта башларын салган, кайтканнан соң вафат булган, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләребез Рөстәм Ваһапов һәм Рамил Ниязовны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Чара истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Икенче көнне һәйкәлдән ерак түгел «кыр кухня»сыннан тәмле солдат боткасын да авыз итәргә булды, мәчеттә Күчем хәзрәт Гайсин күкрәнделеләр тырышлыгы белән әзерләнгән мул өстәлләр артында сугыш корбаннары рухына багышлап Коръән укыды, теләкләр теләде.
Җирле һәйкәлдә исем-фамилияләре язылган сугышчыларның бу көнне рухлары аеруча шат булгандыр. Чөнки кирәкле эш башкарылды, бәйрәм онытылмаслык итеп узды.
Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.