Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Күркәм гореф-гадәтләрнең берсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл, Вагай районнары ягында 1-9 май көннәренең берсендә күңелгә хуш килә торган күркәм гореф-гадәт бар, аны Цым дип атыйлар. Ул көнне фанидан мәңгелегенә күчкән мәрхүмнәрне искә алу, алар яткан урыннарны чистарту, хәер-садакалар биреп, мулла-хәзрәтләрне чакырып, рухларына каберләр янында дога укыталар.

Гомумән, зират эчләре күмәк көч белән чистартыла. Бу көнгә кадәр Пушнаш авылында иске агач капкалар тимер белән яңартылды. Киләчәктә зиратны тулысынча тимер чыбык белән читәнләү күздә тотыла. Бу инде халык ярдәменнән башка эшләнми, һәркем үзеннән өлеш кертәчәк. Мондый саваплы эшне иң актив оештыручылар - Динар Мөфтәхетдинов, Нур Бакиев, мәчет хуҗалары Айнетдиновлар һ.б.

Цым юкка чыккан Комарау авылында да үтте. Элекке мәчет булган яр өстендә Бөек Ватан сугышында катнашканнарга урнаштырылган истәлек билгесе янында очрашу, аш үткәрү күптән инде традициягә кергән комараулыларның.

Быел бу эшне тулысынча бертуганнар - Роберт, Рафаэль, Наил, Раил, Альберт Бакиевлар оештырганнар. Сарык суеп аш, пылау, чәй өстәл тулы тәм-томнарны, җимешләрне хатыннары Нурия Маннур кызы, Розалия Морис кызы һ.б. хәстәрләгәннәр.

Рәхмәтләр төшсен хәзрәтебез Илфат Нурислам улына. Ул мәрхүмнәр рухына догаларын җиткереп, исәннәргә изге теләкләрен юллады. Бу чарада әти-әниләр белән килеп катнашкан балалар, оныклар киләчәктә традицияне дәвам итәчәкләр дип ышанасы килә.

Комарау авылында туып-үскән, ерак Сургут шәһәрендә яшәп, 2024 елның декабрь аенда вафат булган Мөршидә Бакиевага да шул көнне ялгыз кызы катнашуында племянниклары – Фәрид, Марсель, Нур Бакиевлар чардуган утырттылар. Изге гамәлне башкарулары өчен Аллаһы рәхмәтләре төшсен үзләренә, ә Мөршидәбезнең урыны җәннәттә булсын.

Менә шулай күп авылларда шундый күркәм күренешләр үтә. Шул ук көнне себер язучыбыз Якуб Зәнкиевнең, әниләренең Цымын уллары - Марат Зәнкиев Мәскәүдән җитешеп, балаларын җыеп алып килеп, Хуҗайлан җирлегендә туганнары белән үткәргәннәр.

Аралар ерак булу да, очрашып-күрешеп, изге гамәлләрне башкаруга киртә түгел шул. Шулай динне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышып яши халкым.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836